Мәгариф, мәгърифәт
2 сентябрь 2025, 04:59

Иңнәрендә зур җаваплылык тоеп

Яки студент отрядларында вожатыйлар булып кемнәр эшли ала?

Иңнәрендә зур җаваплылык тоепИңнәрендә зур җаваплылык тоеп
Иңнәрендә зур җаваплылык тоеп

Яки студент отрядларында вожатыйлар булып кемнәр эшли ала?

Студент отрядлары – күпләрнең яшьлек елларының онытылмас матур бер мизгеле булып күңелендә сакланадыр. Дәртле яшьлек илһамландырган хезмәт ялкынында төзелгән авыл хуҗалыгы биналары, дәваханәләр үткәннәрне искә төшерә.
Учак янында гитарага кушылып җырлаулар, беренче гашыйклык хисләре, күңелле ял мизгелләре, аралашулар, танышулар белән гөрләп үткән ул вакытлар студент тормышының какшамас үзәге, зур берләштерүче көч булып торды. Студент отрядлары ул зур, көчле, яшьләр хәрәкәте булды һәм булачак. БАМ төзегән яшьләр үрнәгендә дә илһамланган башка студентлар илнең төрле тармакларында җәмгыять төзелешендә актив катнашты. Без – өметчеләр дә ул хәрәкәттән читтә калмадык. Ил төзелешендә өлешебез кергән!
Русия студент отрядлары оешуга 65 елдан артып китте. Тик бер вакыт булды, ил таралганда студент отрядалары эше дә сүнеп торды. Бәхеткә каршы, 2004 елда ул кабат яңарды һәм Русия студентлар отряды (РСО) былтыр 20 еллыгын билгеләде. Яңарышлар да күп. Элек авыл хуҗалыгында яки төзелешләрдә эшләсәк, хәзер аның юнәлешләре артты. “РСО турында күп мәктәпләрдә аңлату эшләре җитми”, ди студент яшьләр. Шуңа күрә бу мәкалә укучыларга кызыклы булыр дип ышанасы килә, чөнки без шундый актив яшьләр белән очрашып сөйләштек.
Студент отрядларының юнәлешләре турында төгәлрәк әйтсәк, РСОлар хәзер педагогика, медицина, төзелеш, авыл хҗалыгы тармагы, сервис хезмәте, путинада балык тоту һәм эшкәртү, проводниклар отрядлары, мәктәп укучыларының хезмәт отрядлары буларак киң колач белән эшчәнлеген үстерә. Иң мөһиме, студентларның педагогик отрядлары РСОның иң популяр юнәлеше булып тора. Ел саен педагогик отрядлар эшендә РФнең 74 субъектыннан 60 меңнән артык боец (сугышчы) катнаша, алар 1,6 миллионнан артык бала һәм яшүсмернең ялын тәэмин итә. Башкортстан студентларының педагогик отрядлары ел саен үсмерләрнең җәйге ялын беренче чиратта үз төбәкләрендәге лагерьларда оештыра һәм федераль дәрәҗәдәге балалар үзәкләрендә эшли. Гадәттә, күпсанлы педагогик студент отрядлары Краснодар крае, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре лагерьларында эшли.
Башкортстан студент отрядлары белән эшләү буенча флагман лагерьларның берсе булып Уфа районының «Огонек» балаларны савыктыру лагере санала. Без бу егетләр-кызлар белән очрашып кайттык.
Биредә вожатыйлар – Мәсәгут педагогика көллиятенең "Йолдызлы" студентлар педагогика отряды вәкилләре. Тәрбияче ролендә зур тәҗрибә туплаган туташ Любовь Черепанова аларның командиры, өлкән вожатый.
Егет-кызларның эшчәнлеге , ял лагерьларында кайнап торган тормыш ерак балачакның шундый мизгелләрен искә төшереп, күңелдә романтик хисләр тудырды. Мондый тормыш әлеге вакытта ял итүче төрле яшьтәге үсмерләргә, әлбәттә, ошый. “Огонек”та ял итеп кайткан балалар социаль челтәрләрдә фәкать яхшы кайтавазлар калдыра.
РСОларның мәгънәсенә килгәндә, эш белән тәэмин итүдән тыш, педагогик отрядлар өстәмә һөнәри күнекмәләр алырга, булачак мөгаллимгә тормыш мәктәбен узарга, укучыларны һәм студент яшьләрне хезмәт базарында социаль-икътисадый мөнәсәбәтләргә әзерләүдә зур роль уйный.
Ә вожатыйлар булып педагогик юнәлештәге генә түгел, теләсә нинди белгечлектәге студентлар да эшли ала. Иң мөһиме – теләк! Әмма ул гына да аз. Любовь Черепнаова белдерүенчә, вожатый булып барырга теләгән яшь кеше оста сөйләшә белергә, балаларны җәлеп итәрлек уеннар байлыгына да ия булырга тиеш.
Аннан тыш, барысы да 144 сәгатьлек тулы программа буенча укулар, аттестация уза, күчмә методик семинарда катнаша һәм билгеләнгән үрнәктәге вакыты чикләнмәгән таныклыклар ала. Бу документ белән Башкортстан лагерьларына гына түгел, ә «Артек», «Орленок» кебек федераль оешмаларда да эшләргә мөмкин. Хәтерлим, 1982 елда Бөтенрусия “Орленок”пионер лагеренда ял иткәндә, безнең вожатыйлар – Августина, Тамара һ.б. илебезнең төрле югары уку йортлары студентлары иде. РСО студентларга актив ярдәм итә: эшкә урнашуны оештыра, беренче сменада эшләүчеләр өчен сессияне вакытыннан алда тапшыруда, һөнәри конкурслар һәм иҗади чаралар үткәрүдә ярдәм итә. Кыскасы, яшьләрнең педагогик отрядларга кушылуы бик мөһим.
Любовь Черепанова Чиләбе өлкәсеннән – Сим шәһәре кызы. Быел Мәсәгуть педагогия училищесын тәмамлаган, үз мәктәбендә эш башларга тора. Туташның педагогик студотрядта вожатыйлык стажы бик зур – ун смена вожатый булса, җитәкче вазифасында бишенче смена ахырына җитеп килә. Иң беренче вожатый сменасы һәм җитәкче буларак “Жемчужина России” лагерында узган смена катлаулы булды, дип искә ала Любовь. Бирегә эшкә чакыру алгач бераз шикләнеп калса да, килә, тәҗрибә дә үз ролен үти, туташ тиз утрак тел таба. Коллектив та аны яхшы кабул итә. Ә бүген инде ул эшенең остасына әверелгән һәм җәйләрен ял лагерында вожатый эшчәнлегеннән тыш күз алдына да китерми. Яшь педагог киләчәктә дә ел саен балалар ял лагерында эшләргә әзер.
Кызлар-егетләр белән аралашканда балалар дөньясына тулысынча караш ташлап, байкау ясап өлгердек. Үзләре дә балалыктан чыккан гына 18-19 яшьлек егет-кызларның максатчанлыгы, булдыклылыгы, эшләренә җитди карашы ышанычны арттырды. Югыйсә, өлкән отрядларда 16-17 яшьлек егет-кызлар да бар, алар яшьтәш, диярлек. Һәм аларның эшчәнлеген күреп, үрнәк алып, бүген ял итүче укучылар арасында киләсе елда ук вожатый булып эшкә килергә теләк белдерүчеләр бар. Бу бик уңай нәтиҗә!
Бу сменада эшләүче егет һәм кызларның һәркайсысың үз отряды яки булмаса, җаваплы вазифасы бар. Эльдар, мисал өчен, УФТУның “Материаловедение и физика металлов” факультетының 2 курс студенты. Физрук һәм ял сменасының төрле музыкаль чараларның бизәлеше өчен җаваплы бу егет “Огонек”та беренче смена эшли. Аның ярдәмчеләре – радиотапшырулар алып баручы үсмерләр. Смена башында кастинг белән сайлап алынган балалар ахыргача радиорубкада эшли. Туры эфирда эшләү балаларга бик ошый. Җитмәсә, аларга вожатыйларныкы кебек бейджиклар да бирелә, бу үсмерләр өчен зур мәртәбә.Алар иптәшләрен иртәнге гимнастикага уята, ашханәгә, төрле чараларга чакыра, йокыга озата. Көн дәвамында территориядә күңелле итеп радио сөйләп-җырлап тора. Музыкаль багаж, илһамлы алып баручылар бар. Кичләрен дискотека, анда инде музыкаль җитәкче – Айнур эшкә алына. Чаралар оештыра, тавыш, микрофон өчен җавап бирә.
Әйткәндәй, иртәнге гимнастика классик форматта үтми. Ул үзе бер ямьле чара - бию зарядка. Лагерь флешмоблары бар, аларны балалар үзләре тәкъдим иткән – көйгә туры китереп хәрәкәтләр уйлап тапканнар. Мондый гимнастика иң ялкауларны да сафка басарга җәлеп итә. Спортта да флешмоб уза. Физрук балалар белән төрле: футбол, волейбол, баскетбол матчлары уздыра. “Ялкынлы спартикадалар”, ниндидер дисциплина буенча ярышлар смена гарфигында, ахырда иң осталарга нәтиҗә ясала, җиңүчеләргә пирог бирелә, балалар шулай ук медальләр, грамоталарга да бик шат.
“Ә ялкаулар бармы?”, дип сорыйм Эльдардан.
–Ялкаулар да бар. Аларны мотивация белән җәлеп итәбез. Призлар белән кызыксындырабыз, яки шаяртып уен кырына алып чыгабыз – нәтиҗә бар, –ди егет.
Җәй дәвамында 4 сменада 800гә якын бала ял итә. Вожатыйлар һәр баланы каршы алып, аларны үз игътибарына чорный. Быел биредә алты егет вожатый булып эшли, бу яхшы күрсәткеч. Егетләр ир балалар белән тиз уртак тел таба. Ә кызлар белән гүзәл зат вәкилләре бик килешеп эшли.
Ранья, мисал өчен, Мәсәгуть педагогия училищесында белем ала. Аны тәмамлагач башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләргә җыена. 2024 елда – 3 смена, быел 2 смена вожатый булып эшләгән. Бу туташ һөнәрен дөрес сайлаган, балалар белән эшләү ошый, ди. Арытаба мәктәптә укытырга, ә җәй көннәрендә “Огонек”ка вожатый булып килергә ният тота.
Лагерьда төрле категория балалар ял итә. Алар арасында әти-әниләре СВОда хезмәт итүче, әнисез, әтисез калган ятимнәр бар. Шуңа күрә, балалар өчен җырлар сайлаганда да игьтибарлылык кирәк.
Узган сменада инклюзив балалар ял иткән. Аларның сменасы 8 көн дәвам итә. Махсус программа буенча төрле чаралар, мастер-класслар уздырганнар.
“Огонек”та худрук вазифасын үтәүче Айнур безгә узган сменада балаларның фильм төшерүен мавыктыргыч итеп сөйләде. Күпсерияле фильмның дәвамын балалар сайлаган, ул хәтта 3 төрле вариант булган. Балаларга иҗади үсеш өчен бөтен шартларны да тудыралар. Йомык кына, кыюсыз күренгән балалар да кулларына микрофон алып чыгыш ясарга, дәрәҗәле итеп аралашырга өйрәнәләр, смена ахырына алар активлаша. иҗади үсеш алалар. Бу аеруча 12-15 яшьлекләр өчен мөһим, ди худрук Айнур.
Өлкән отрядлардагы15-17 яшьлек үсмерләр инде шактый зурлар. Алар үзләре стенгазеталар чыгара.
Төрле җирдән җыелган бу балалар мохитенә булинг үтеп керәме?
Керә икән. “Булинг һәр үсмерләр коллективында була”, – ди вожатыйлар. Ешрак тыныч холыклыларны, чәче, күзе икенче төстә булганга, сипкеле өчен дә“чеметкәли” башлыйлар. “Бу мәсьәләгә аеруча җитди караш куелган, езнең вожатыйлар үзләре педагог булуы да отышлы. Һәр смена ачылгач, өченче көнне берләштерү уеннары оештырыла”, –ди Любовь.
Шундый һәм башка бик күп проблемаларны үз җаваплылыгына алган егет-кызларның үзләренә дә 18-20 яшь, югыйсә. “Звездный” отряды яшьләре шундый кыю!
Шушы кызыклы һәм җаваплы вазыйфага тәгаенләнү өчен тагын нинди сыйфатларга ия булырга кирәк икән студентларга?
– Вожатыйлар аерым сынау үткәнче кандидат булып тора. РСО көрәшчесе
булып китәр өчен алар башта “чирәм җирне” үтәргә тиеш. Ул 2 лагерь сменасында эшләп, үзеңне таныту. Шул сынауды лаеклы узсаң, бойцовка бирелә ул – студент отряды әгъзасының формасы. Анда шевроннар, нашифкалар беркетелә, шулар буенча кемнең кайсы төбәк бүлекчәсеннән булуын, ничә смена эшләвен белеп була.
Без менә Башкортстан бүлекчәсенә карыйбыз. Русиядә безнеке кебек 8 дистәдән артык отряд бар. Русия составына кергәч, Донецк төбәк бүлекчәсе дә кушылды.
Быел 1нче смена катлаулырак узган. Кемнәрдер беренче тапкыр вожатый булып килгән бит, барына да өйрәнергә кирәк. 4 смена һава шартлары белән катлаулашкан – яңгырлар күп планнарны үзгәртә. Икенче һәм өченче сменалар чагыштырмача тыныч үтте, ди Любовь.
Балаларның ниләр белән шөгыльләнүе белән кызыксыну сәйлән белән үрү, аригами, игротехника, әвәләп ясау, рәсем сәнгате, кино түгәрәкләрен алып баручы туташ Мария белән дә таныштырды. Оста куллы кыз көненә 3 отряд белән 40ар минутлык дәресләр уздыра.
– Бу шөгыльләр барысына да ошый, әзер эшләрен өйгә алып кайталар, сәйләннән йөзекләр, беләзекләр үрәләр, сурәтләр ясыйлар, игротехникада “Мин кем”, Мафия “ уеннарын уйныйлар, оригамида осталыкларын таныталар, спорт уеннарыннан футбол, баскетболны бик яраталар.
Зур җаваплылык алган студент отряды егет-кызлары һәр смена барышында тынгысыз эшчәнлектә. Аларның бурычы – балаларга тигез йөкләнеш биреп, киләсе уку елына ял иткән, көч туплаган, сәләтләренә юл тапкан, сәламәт һәм шат балаларны мәктәпләргә озатуда ярдәм итү. Алар балаларга тормышта үзләрен табарга юнәлеш һәм этәргеч бирәләр, бер-берсе белән дуслаштырып, чираттагы җәйне бай тәэссоратлар белән баеталар.
Вожатый дигән зур җаваплылылкны үз иңнәренә алган бу егет-кызларның үзләренең дә хыялларына омтылган чоры. Без аларга якты киләчәк, максатларына ирешер мөмкинлекләр ачылуын телибез. Ә студент отрдяларында тәрбияләнгән яшьләргә тормышта үз урынын табу җиңелрәк!

Автор фотосы.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас