

Имәнлекул мәктәбе зур үзгәрешләр кичерде.
Радий Хәбиров: "Безнең аерым игътибар итәсе өлкә – ул мәгариф. Балаларыбызга һәр мәктәптә – ерак авылларда да, шәһәрнең яңа төзелешләрендә дә – сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылуы мөһим".
БР Дәүләт Җыелышы-Корылтаена юлламадан, 10 декабрь, 2019 ел.
2025 елның февралендә Башкортстанда «Яшьләр һәм балалар» федераль милли проектын гамәлгә ашыру башланды. Шул вакыттан башлап «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты киң колач җәя, бер-бер артлы белем учакларында яңарышлар, яхшыга үзгәрешләр туа тора.
Гомумдәүләт проектының төп бурычлары – Русия территориясендә бердәм белем бирү киңлеген булдыру һәм балаларның сәләтләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм арытаба үсешкә талпыныш бирү. Проектның эшчәнлегенә килгәндә, соңгы елларда республиканың мәгариф системасы сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Мәгариф инфраструктурасын киң колачлы яңартуга, заманча технологияләр кертүгә һәм укучыларның, мөгаллимнәрнең шәхси ихтыяҗларына игътибар арта.
Төбәк мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда Башкортстан мәгарифне үстерүгә якынча 101 млрд. сум акча керткән. Шуның 85,4 млрд сумын республика үз бюджетыннан бүлеп биргән. Тагын 15,6 млрд сумы федераль бюджеттан җәлеп ителгән. Мәгариф өлкәсендә финанслар белән ныгытылган мондый актив эш безнең республикага Русия төбәкләре арасында алдынгы урыннарның берсен алырга мөмкинлек бирде. Төзекләндерелгән мәктәпләр саны буенча Башкортстан Русиядә 2нче урында һәм төзекләндерүгә җәлеп ителгән акчалар суммасы буенча 3нче урында тора.
Модернизацияләү программасы кысаларында Башкортстанда барлыгы 146 мәктәп бинасы яңартылган һәм 55 меңнән артык укучы өчен уку шартлары яхшыртылган. Бу эш дәвам итә. Яңа мәктәпләр төзелешенә килгәндә, соңгы биш елда республикада 44 яңа мәктәп үз ишекләрен ачты. 2025 елда тагын бер дистә белем учагын куллануга тапшыру планлаштырыла, 1 сентябрьгә балалар яңа яки яңартылган мәктәпләргә барачак.
Балалар бакчаларын һәм көллиятләрне ремонтлау буенча тагын бер федераль программага 16 мәктәпкәчә учреждение һәм 7 көллият кергән. Моннан тыш, 215 спорт залы, 25 ачык спорт мәйданчыгы яңартылган.
Проект кысаларында озак еллар игътибар үзәгеннән читтә булган белем учаклары яңарыш кичерә, кайдадыр яңа мәктәпләр төзелә, балаларның сәламәтлеген ныгыту, тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрен тиешле шартларга җиткерү эшләрен хыялдан гамәлгә ашыру эше бара.
Мондый инфраструктура проектлары матди-техник базаны яхшыртырга гына түгел, ә белем бирү эшчәнлегенә дә игътибарны юнәлтергә мөмкинлек бирә. Башкортстанда хәзерге мәгариф системасы һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алуна алга куя. Өстәмә белем бирү программалары кертелә. Аларда балаларның сәнгатьтә, спортта, фәнни юнәлешләрдә сәләтләрен үстерергә ярдәм итү бурычы куелган.
Хәзер барлык мәктәп укучылары һәм студентлар, кайда яшәүләренә карамастан, уку өчен тигез мөмкинлекләргә ия, дип белдерде Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров. "Беренче чиратта, без электрон ресурслардан файдалану, искергән җиһазларны яңарту, санлы тигезсезлекне бетерү турында сөйлибез. Барлык белем бирү учреждениеләрендә, ә алар 2 меңгә якын, без видеокүзәтү камералары һәм чыбыксыз интернетка керү нокталары урнаштырдык. Төбәкнең барлык мәктәпләре өчен трафикның федераль бюджет хисабына тәэмин ителүе безнең өчен зур ярдәм», – дип язды Андрей Назаров социаль челтәрләрдә.
Бик тиздән 1 сентябрь җитәр. Әлеге вакытта сәүдә үзәкләрендә мәктәп ярминкәләре гөрли. Әти-әниләр укучы балаларына мәктәп формасы, әсбаплар, кирәк-яраклар сатып алу белән мәшгуль. яңа уку елы фасылына әзерлек бара.
Уку йортына керүе билгеле булган яшьләр яңа тормыш баскычларына юл алырга тора. Яңа уку елы ул миллионлаган кешене уйларга, эшләргә җәлеп итеп, бик җанлы бер системаны хәрәкәткә китерә. Яңа 2025-2026 уку елына әзерлек тулы куәтенә бара.
Тиешле министрлыклар карамагында булган мөһим мәсьәләләр дә бу көннәрдә хәл ителеп, план буенча каралган вакытына, ягъни 1 сентябрьгә йомгаклап куелырга тиеш. Ул – республика буенча яңартылган яки яңабаштан корылган мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына укучыларны кабул итү, зур өметләр багланган чираттагы мөһим елны тагын да яхшырак шартларда һәм тантаналы рәвештә башлап җибәрү бурычы. Коллективлар яңа уку елын аеруча түземсезлек белән көтә.
Чакмагыш районы Имәнлекул авылы мәктәбе дә шундый яңарыш кичергән белем учакларының берсе. Ул "Яшьләр һәм балалар" гомумдәүләт проектына кергән объектларның берсе бүген капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты.
Район хакимияте бу җаваплы эшнең агышын игътибар үзәгендә тотты һәм август көннәрендә соңгы эшләрнең үтәлеше белән кызыксынып, объект белән танышты, башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде.
төгәлләнгән. Соңгы штрихлар ясыйсы, территорияне тәртипкә китерәсе, сатып алынган җиһазларны урнаштырасы һәм балалар килгәнче сыйныфларны бизисе калды. Капиталь ремонттан соң – мәктәп шактый үзгәрде. Белем учагын тантаналы ачу 1 сентябрьгә планлаштырылган. Бу көнне укучыларыбыз сыйныфларына әйләнеп кайтачаклар һәм яңартылган мәктәпкә шат булырлар дип ышанабыз,– диде район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев.
Тагын бер мәктәпнең яңарыш кичерүе, анда яхшы шартлар тудырылуы безнең өчен дә бик сөенечле хәл. Чөнки мәктәбе булган авылның киләчәге бар. Яхшы мәктәбе, юлы, яшәр шартлар булдырылган авылда туган тел, мәдәниятебез, гәзит-журналларыбыз, йола-гадәтләребез яши, туган нигезне саклаучылар була, кендек каны тамган туган авылына матур уйлар белән кайтучылар күп була дип өметләнәбез. Ошбу шатлыклы вакыйга уңаеннан Имәнлекул мәктәбе директоры Моратова Гөлназ Таһирҗан кызы белән сөйләшми кала алмый идек. Бу шатлык уртаклашу да, якташлар өчен зур сөенеч кичерү дә, рух канатларын ныгыту да булды. Кыл кырыкка ярылырга торган тыгыз эш вакыты булса да, шул авылы язмышы өчен җанын фида кылырга әзер булган җитәкче безгә эшләр барышы турында җентекләп сөйләп ишеттерде, тәэссоратлары белән уртаклашты.
проекты буенча капиталь яңарыш көтеп алган бәхетле белем учакларының берсе. 1963 елда кулланылышка тапшырылып, шул көннән алып бүгенге кадәр бер тапкыр да төзекләндерү эшләре алып барылмаган. Инде менә мәктәп бүген яңадан тугандай – бөтенләй икенче, танымаслык булып үзгәрде һәм икенче сулышын алды.
Капиталь ремонт барышында бар өлеше дә төзекләндерелде. Мәктәпнең алгы өлеше – фасад, барлык тәрәзәләр яңартылды, спорт залы, ашханә, актлар залы яңартылды. Диварлар штукатурланды, тигезләнде, бизәлде. Идәннәр каралды, анда таш плитә, ленолеум җәелде. Түшәмнәр армстронг белән эшләнде.
Электр линиясе яңартылды. Канализация, санузел өр-яңадан үткәрелде. Ашханәләргә кагылышлы таләпләр хәзер аеруча зур. Шул таләпләр буенча цехлар эшләнде, яңа корамаллар, савыт-саба, өстәл-утыргычлар кайтарылды.
Холл, фойе матур итеп эшләнде, пандуслар куелды – кыскасы – бар да өр-яңа булды. Шул мәктәптә тыныч күңел белән эшләү, уку өчен иминлек, хәвефсезлек таләпләре дә үтәлү бик мөһим мәсьәлә иде. Анысы буенча да бары да уйлап эшләнде, терроризмга каршы булырга тиешле барлык таләпләр шартына туры китерелде. Киләчәктә барыбыз да тыныч күңел белән укып,эшләү өчен барлык шартлар да бар.
Шушы проект кысаларында 9 млн. сумга кирәкле җиһазлар алынды. Хәзер сыйныфлар компьютер, ноутбуклар, интерактив такталар, уңайлы өстәл-утыргычлар, җиһазлар, китаплар белән тәэмин ителде.
Имәнлекул мәктәбенә Аташ һәм Җәмәй авылларыннан да укучылар килә. Аларны ике автобус белән йөртәбез. Укучыларыбыз бик тырыш, укуда алдынгылар, матур нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Безнең укучылар яхшы спортчылар да. Шуңа күрә спорт залы кичергән яңарышлар барысын да сокландырыр һәм сөендерер. Спорт корамаллары белән тулысынча тәэмин ителдек, иң мөһимнәрен алырга тырыштык.
Балалар да, үзебез дә, әти-әниләр дә хәзер түземсезлек белән 1 сентябрьне көтәбез.
Быел безнең мәктәпкә 103 бала килә. Хәзер мәктәбебез күпләрне ымсындыра, нәкъ шушында укыйы килә дип, безгә килүчеләр дә бар. Барысының да монда укыйсы килә.
Актлар залы турында аерым әйтми булмас. Безнең “Акбузат” балалар бию студиясе бар. Анда дүрт дистәдән артык бала шөгыльләнә. Сәхнәгә беръюлы 24 бала чыккан постановкалар бар. Кечкенәләр дә шундый күмәк. Шуларны күз уңында тотып, сәхнәне зурайттык.
Бөтен шартлар да булсын дип тырыштык. Уратып алынган спорт мәйданчыгына резина катлам түшәлде. Монда баскетбол, волейбол, футбол уйнарга була. Ул мәйданнар яктыртылды. Койма-капкалар заманча итеп эшләнде. СанПиН буенча куелган таләпләрнең барына җавап бирерлек итеп эшләргә тырыштык. Арытаба файдасын гына күрергә язсын. Мәктәп ихатасында ППМИ программасы буенча куелган заманча хоккей коробкасы бар. Бу юктан гына түгел. Укучыларыбыз кыш буе хоккей уйныйлар, ярышларда катнашалар, район буенча призлы урыннар яулыйлар. Гомумәм, Имәнлекул мәктәбе укучылары, коллективыбыз, әти-әниләр чәмле, тырыш, актив, бердәм булуы белән аерылып тора.
Бүген 1 сентябрь! Зур дулкынлану белән килгән укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, кунакларны яңарган мәктәп көлеп каршы алды. Шатлык белән, сәламәтлектә белем илләренә изге сәфәрләр булсын, кадерле дуслар!
Башланды! Алда тынгысыз, күңелле, һәр кешенең тормыш мәгънәсе булган дулкынландыргыч уку елы! Беренче сыйныфка килүче барча дусларны – малай-кызларны тәбрик итәбез. Ак юллар, сезгә сабыйлар! Кадерле әти-әниләр, сезгә сәламәтлек һәм зур сабырлык телибез.
Хөрмәтле педагоглар, бөтен ышаныч сездә. Зур бурычларны иңнәрегезгә йөкләтеп чиртаттагы уку елына аяк басуыгыз белән котлыйбыз! Уңышлар гына юлдаш булсын!
“Мәктәпнең икенче сулышы ачылуы уңаеннан зур шатлык кичерәм һәм рәхмәтемне белдерәм!Мәктәптә яна корылмалар, якты сыйныфлар, зур тәрәзәләр, компьютерлар барлыкка килде. Сыйныфларның матурлануы, балаларга яхшы белем бирү өчен шартлар тудырган өчен хөкүмәтебезгә, район хакимиятенә, белем учагыбызның директоры Гөлназ Таһирҗан кызына, төзүчеләргә, мәктәп коллективына бик зур рәхмәтемне белдерәм!
Иң мөһиме – тазалык, сәламәтлек, бәхет телим! Киләчәктә мәктәп коллективы белән тыгыз эшчәнлектә уңышларга ирешергә язсын. Бу зур яңарыш өчен чиксез сөенеч кичерүче барлык әти-әниләрнең зур рәхмәтен кабул итегез, – ди Алсу Нәбиева.
Салават Кәримов: «Башкортстан укытучысы» журналы мөхәррире, РФ мәгарифе мактаулы хезмәткәре, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре:
“Соңгы елларда БР мәгариф өлкәсендә балалар бакчаларын,
мәктәпләрне, колледжларны төзекләндерү, үзгәртеп кору буенча бик күп эшләр башкарыла. Мәгариф һәм фән федераль гомумдәүләт программалары нигезендә ремонтлау, төзекләндерү эшләреннән тыш байтак яңа мәктәпләр, спорт заллары, балалар бакчалары кулланылышка тапшырылды. Мондый күләмле дәүләт проекты ярдәмендә матди-техник шартларны яхшырту белән бергә һәр балага, студентка өстәмә белем алырга, спорт, фән, сәнгать юнәлешләрендә актив шөгыльләнергә мөмкинлек тудырыла.
“Яшьләр һәм балалар” гомумәүләт проектының төп бурычы – Русия Федерациясенең бердәм мәгариф системасын булдыру һәм талантлы яшь буынны тәрбияләү. Бу проект 9 федераль юнәлешне үз эченә ала.
Укучылар белән рухи-әхлакый чаралар үткәрү, җәмәгать оешмалары, яшь сәясмәннәр белән эшләрне активлаштыру каралган. Яңа проект кысаларында укучыларга уңайлы шартлар тудыру максатларында мәктәпләрне югары тизлекле интернетка тоташтыру эшләрен төгәлләү, шулай ук яшьләрнең максатларын тормышка ашыруына, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне алга җибәрүгә, яшьләр берләшмәләренә ярдәм итүгә һәм яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерүгә юнәлтелгән чаралар үткәрү планлаштырыла.
Алсу Гәрәева.