Мәгариф, мәгърифәт
1 Сентября 2025, 12:17

Вузара кампуста сәләтле беренче курслар белән ачык сөйләшү үтте

Уфаның Вузара кампусы резиденты Уфа Фән һәм технологияләр университеты Белем көнен беренче курс студентлары белән очрашудан башлады.

Вузара кампуста сәләтле беренче курслар белән ачык сөйләшү үттеВузара кампуста сәләтле беренче курслар белән ачык сөйләшү үтте
Вузара кампуста сәләтле беренче курслар белән ачык сөйләшү үтте

Яшьләрне вуз ректоры, профессор Вадим Захаров, БР Яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров, "Саклык банкы"ның Башкортстан бүлеге управляющие Азамат Салихов сәламләде.
- Бүген бу инновацион бинада талантлы беренче курслар, университетның һәм төбәкнең "алтын" фонды җыелды. Бу көн сезгә олы тормышка яхшы старт булсын! - дип мөрәҗәгать итте беренче курсларга университет ректоры.
Диалог алып бару мәйданы итеп Евразия гыйльми белем үзәгенең Вузара студентлар кампусының Геном үзәге очраклы рәвештә сайланмаган. Үзәк генетикларны да, "Саклык банкы"ннан "Мәктәп21" белем проекты чикләрендә мәгълүмат технологияләре өлкәсе белгечләрен дә әзерли.
Очрашуда Уфа Фән һәм технологияләр университетының йөз алдынгы беренче курс студенты катнашты. Алар арасында 12-се БДИның төрле фәннәре буенча 100 балл җыйган. 40 студент РФ Мәгариф министрлыгы олимпиадалары җиңүчеләре һәм алар арасында Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре һәм призлары ияләре бар.
Чакырылучылар арасында - "Ростех канатлары" һөнәри белем трекының 48 беренче курс студенты. Алар - яңа буын ИТ- алдынгы компетенцияле булачак инженерлар. Диплом алганнан соң алар авиадвигательләр төзү тармагы предприятиеләрендә эшличәк.
Беренче курсларны республиканың гыйльми-белем бирү куәте, мөһим төбәк һәм федераль проектларда катнашу мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Республика властьлары, университет вәкилләре, индустриаль партнерлар беренче курсларның сорауларына җавап бирде.
Уфа Фән һәм технологияләр университетында белем алуны Татарстан, Мәскәү, Ырынбур, Ульяновск, Чиләбе, Пенза өлкәләре абитуриентлары сайлаган. Мәсәлән, Ырынбур өлкәсеннән БДИ нәтиҗәләре буенча 290 балл җыйган Аделина Кудашева абитуриентлар исемлеге башында тора.
Белешмә.
Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча илебездә заманча кампуслар челтәре төзелә. 2030 елга кадәр 25 кампус төзелергә тиеш. Әлеге вакытта "Яшьләр һәм балалар" милли проекты булышлыгында шундый 24 студент шәһәрчеге төзелә. 2036 елга кампуслар саны 40-ка кадәр җитәргә тиеш.
Уфа вузара кампусы проекты - ул 4,3 мең кешегә исәпләнгән торак биналары, укыту-фәнни комплекслар, лабораторияләр, эшлекле зоналар, кибетләр, ямьле скверлар, уңайлы кала мохите өчен мөһим булган башка объектлардан торган студентлар киңлеге.


#молодежьидети


#нацпроектмолодежьидети

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас