Мәгариф, мәгърифәт
1 сентябрь 2025, 11:15

Белем көненә – зур бүләк

1 сентябрьдә "Яшьләр һәм балалар" милли проектының "Иң яхшысы – балаларга" программасы буенча капиталь ремонттан соң авыл мәктәбе үз ишекләрен ачты.

Белем көненә – зур бүләкБелем көненә – зур бүләк
Белем көненә – зур бүләк

1 сентябрь көнне "Яшьләр һәм балалар" милли проектының "Иң яхшысы – балаларга" программасы кысаларында башкарылган комплекслы капиталь ремонттан соң Чамагыш районының Имәнлекул авыл мәктәбе үз ишекләрен ачты.
Бу шатлыклы вакыйганы уртаклашырга яңартылган мәктәпкә Белем көненә мәртәбәле кунаклар килде.
Ал тасма киселде, беренче кыңгырау шалтырады, укучылар, ата-аналар һәм кунаклар өр-яңа төс алган мәктәп эченә юнәлделәр.
Әйе, быел балаларны якты, иркен коридорлар, яңа җиһазлар һәм уңайлы сыйныфлар, резина өслекле спорт мәйданчыгы каршы алды. Балаларның гына түгел, аларның әти-әниләренең һәм кайчандыр үзләре укыган мәктәпкә сокланып караган педагогик хезмәт ветераннарының да шатлыклы хисләрен күрү күңелле булды, алар һәммәсе дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әйе, мәктәп булса, балаларның гөр тавышлары ишетелсә, авыл яши, дигән сүз.

Лиана Ханмурзина.

Белем көненә – зур бүләк
Белем көненә – зур бүләк
Белем көненә – зур бүләк
Белем көненә – зур бүләк
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас