Мәгариф, мәгърифәт
29 август 2025, 06:38

Мәктәпләрдә “нуленче” дәресләр һәм өченче смена тыела

Дәресләр сәгать ничәдә башланырга һәм тәмамланырга тиешлеген дә билгеләгәннәр.

gnctv.rugnctv.ru
gnctv.ru

СанПиН – санитар кагыйдәләр һәм нормалар – нигезендә, федераль дәрәҗәдә мәктәпләрнең бердәм эш режимы билгеләнде.

Уку көне дәвамында мәктәпләрнең бердәм эш режимы Русия Мәгариф министрлыгы регламентына ярашлы алып барыла. Документта язылуынча, илнең барлык мәгариф учреждениеләрендә дәресләр 8.00 сәгатьтән дә иртәрәк башланмаска һәм икенче смена булганда 19.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

5нче, 9нчы сыйныфлар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар беренче сменада укырга тиеш.

Леднев исемендәге Укыту эчтәлеге һәм алымнары институтының норматив-методик идарәсе башлыгы Сергей Пепеляев аңлатуынча, “нуленче” дәресләр үткәрү һәм өч сменада укыту рөхсәт ителми.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас