

Бу атнада 196 мәктәп автобусы һәм 10 җиңел автомобиль башкаладан республиканың шәһәр һәм авыл мәктәпләренә юлланды.
– Гадәттәгечә, 1 сентябрь алдыннан балаларга яңа техника тапшырабыз. Республика шәһәрләренә һәм районнарына 200дән артык автобус һәм машина китә – бу рекордлы сан, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ачкычларны тапшыру тантанасында. – Яңа мәктәп автобуслары – көн саен мәктәпкә йөрүче балалар өчен өстәмә хәвефсезлек, уңайлылык. Без моны яхшы аңлыйбыз, шуңа автопаркны яңарту буенча эшне өзлексез алып барабыз.
***
Яңа автобуслар алучылар исемлегендә Уфаның Гази Заһитов исемендәге 65нче санлы татар гимназиясе дә бар. Уку йортының директоры Әнфисә Галимҗанова әйтүенчә, гимназиягә яңа автобус бик кирәк булган. Чөнки бу мәктәпкә Тимашево авылыннан йөреп укучы балалар да бар. Аларны моңа кадәр ПАЗ автобусы белән йөрткәннәр.
– Автобусыбызга 12 ел булды инде. Шактый искергән иде. Ә балалар ташучы транспорт аеруча хәвефсез булырга тиеш. Хәзер яңа “ГАЗель”ле булдык. Йомшак, уңайлы ул. Транспортның хәвефсез булуы – иң мөһиме. Балаларны көн саен мәктәпкә йөртү – зур җаваплылык. Бу уңайдан водителебез Әлфир Әхмәтҗанов тәҗрибәле, – диде Әнфисә Фәрит кызы шатлыгы белән уртаклашып.
Әлфир Хәнәфи улы яңа транспорт чарасын сынап караган иде. Яңа, уңайлы, төзек машинаны йөртүе дә күңелле, ди. Балалар һәм аларның әти-әниләре дә шат булыр дигән теләген җиткерде ул.
***
Әйтергә кирәк: Башкортстанда 2805 торак пунктта яшәүче 52756 укучы 876 мәктәпкә йөреп укый. Аларны 1590 мәктәп автобусы йөртә. 2019 елдан башлап федераль һәм республика бюджетлары исәбенә төбәк мәктәпләре өчен барлыгы 900гә якын автобус сатып алынган.