

Мәгариф министрлыгы мәктәптә өйрәнү өчен патриотик җырлар исемлеген әзерләгән.
Исемлеккә музыка дәресләрендә кулланырга тәкъдим ителгән җырлар кертелгән. Документ Русия төбәкләренә җибәрелгән.
“Исемлеккә укучыларны патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбияләүгә юнәлтелгән 37 җыр керде. Мәктәпләр тәкъдим ителгән җырларны уку процессында куллану турында карарны мөстәкыйль кабул итә”, – диелә Мәгариф министрлыгы хәбәрендә.
Мәсәлән, музыка дәресләрендә балалар “Красно солнышко” (П.Аедоницкий, И.Шаферан), “День Победы” һәм “Как прекрасен этот мир” (Д.Тухманов, В.Харитонов), “Моя Москва” (И.Дунаевский, М.Лисянский), “У подножья обелиска” (А.Киселев, К.Чибисов) кебек җырларны искә төшерәчәк яки ишетәчәк.
Исемлеккә заманча әсәрләр дә кертелгән. Алар арасында Ярослав Дроновның (Shaman) “Моя Россия”, Олег Газмановның “Офицеры”, “Бессмертный полк” һәм “Вперед, Россия”, Сергей Трофимовның “Родина”, Денис Майдановның “Россия” җырлары бар.
Әйткәндәй, эксперт төркеме составына Русиянең халык артисты, дирижер Валерий Гергиев, РФның атказанган артисты, опера җырчысы Илдар Абдразаков, Борис Щукин исемендәге театр институты ректоры, Русиянең халык артисты Евгений Князев һәм башка мәдәният эшлеклеләре кергән.
Ә сез бу исемлеккә нинди җырларны кертер идегез?