Мәгариф, мәгърифәт
28 август 2025, 08:50

“Катлаулы заман балаларда чагылырга тиеш түгел”

Шулай диде Радий Хәбиров педагогларның август киңәшмәсендә.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Яңа уку елына санаулы көннәр генә калды. Алдагы дүшәмбедән мәктәпләр балалар тавышына күмеләчәк. Белем йортлары укучыларны, студентларны нинди яңалыклар, нинди үзгәрешләр белән каршы алыр?

26нчы августта Бөре шәһәрендә үткән август киңәшмәсендә педагоглар нәкъ шул хакта фикер алыштылар. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мәгариф системасын үстерүнең төп бурычларын билгеләде.

Бүгенгебез – иртәгәсе тарих

Төбәк җитәкчесе, тәү чиратта, укытучыларның әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдәге өлешен бәяләп, рәхмәт белдерде.

– Хөрмәтле педагоглар, Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәнегез өчен сезгә чын күңелдән ихтирам һәм рәхмәт белдерәсем килә. Бүген мәктәпне тәмамлаучылар, алгы сызыкта батырлык күрсәтеп, лаеклы көрәшәләр, – диде ул.

Радий Хәбиров әйтүенчә, узган ел 10 мәктәпкә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 78 мәктәпнең фасадына махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучылар хөрмәтенә мемориаль такталар куелган.

– Ел ахырына кадәр 35 муниципалитеттагы тагын 104 мәктәпкә исем бирәчәкбез. Без шулай ук 2225 “Герой партасын” ачтык, – дип билгеләде Радий Фәрит улы. – Безнең бурыч – герой-якташларыбызның батырлыкларын истә тоту.

Белем учаклары яңара

Бүген республикада 1200дән артык мәктәп бар. Соңгы алты елда 33 меңгә якын урынга исәпләнгән 48 яңа мәктәп һәм 65 балалар бакчасы ачылган. Федераль программа буенча гомум суммасы 11 миллиард сумнан артыграк булган 181 мәктәп бинасы ремонтланган, бу – ил буенча икенче күрсәткеч. Быел программа кысаларында 35 мәктәпнең яңартылган биналары үз ишекләрен ачачак. Ә киләсе елда гомум суммасы 3 миллиард сумнан артыграк булган 41 мәктәп бинасы тәртипкә китереләчәк.

Башкортстанда урта һөнәри белем бирүнең матди-техник базасы яңартыла. Моңа көллиятләрнең “Профессионалитет” проектында катнашуы ярдәм итә.

– Аның кысаларында республикага 2 миллиард сумнан артык федераль субсидияләр җәлеп иттек. Колледжлар һәм предприятиеләрнең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә бездә 19 кластер булдырылды, киләсе елда аларга тагын 8 кластер өстәләчәк. Без – мондый үзәкләр саны буенча илдә лидерлар, – диде төбәк җитәкчесе. – 2025 елда капиталь ремонт буенча федераль программа эшли башлады, аның кысаларында быел 282 миллион сумга – өч көллиятне, ә 2026 елда 426 миллион сумга бишесен ремонтлаячакбыз.

Колледжларга капиталь ремонт республика программасы кысаларында да дәвам итә. Өч ел эчендә бу максатларга бюджеттан 1,2 миллиард сум акча бүленгән, 38 бина ремонтланган.

Бүген һәр муниципаль берәмлектә диярлек көллият яки аның филиалы бар. Статистикага күз салсаң, тугызынчы сыйныф укучыларының 60 проценттан артыгы урта һөнәри белем алуны сайлый. Яңа уку елында республика көллиятләрендә 25 меңгә якын бюджет урыны каралган. Абитуриентларны 43 һөнәр һәм 111 белгечлек буенча кабул иткәннәр.

Соңгы елларда югары белем бирү инфраструктурасын үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Дүрт югары уку йорты – Уфа фән һәм технологияләр, Аграр, Нефть һәм Медицина университетлары “Приоритет 2030” стратегик академик лидерлык федераль программасына керде.

– Бу проектта катнашу – киләчәккә җитди инвестицияләр, – дип аңлатты төбәк җитәкчесе.  Әйтик, Нефть һәм Медицина университетлары һәрберсе – 450 миллион, ә Аграр белән Фән һәм технологияләр университеты 100 миллион сумга кадәр алачак.

Көчле укучылар арта

Мәктәпләрне модернизацияләү белем бирү сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Башкортстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе предметлары буенча 60тан артык балл җыйган укучылар саны арткан. Ә БДИда йөз балл җыючылар саны 159га җитте, былтыр 155 булган иде. Биш бала ике фән буенча 100 балл җыйса, Уфаның 153нче лицее укучысы Алексей Лобов республикада беренче тапкыр өч дисциплина буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ил буенча 13 укучы гына мондый нәтиҗәгә ирешкән.

2025 елда “Балаларга иң яхшысы” федераль проекты кысаларында республиканың 711 мәктәбе Ватанны саклау, хәвефсезлек нигезләре һәм технология кабинетларын җиһазландыру өчен ярдәм алды. Мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин әйтүенчә, 2027 елга кадәр профильле кабинетларны федераль стандартка туры китереп җиһазландыру планлаштырыла. Әйтик, “Музыка”, “Физика” һәм “Сынлы сәнгать” фәннәре кабинетлары 2026 елда ук тиешле җиһазландырылачак.

Укытучыларга да ял кирәк

Нинди генә заманча мәктәпләр төзелеп, кабинетлар ничек кенә җиһазландырылмасын, әмма белем бирүче – ул укытучы. Алар да хәстәрләргә һәм ярдәмгә лаек.

Узган елдагы август педсоветында Радий Хәбиров укытучылар өчен республика шифаханәләрендә ял итү мөмкинлеген карарга кушкан иде. Инде быел Башкортстанның бер мең укытучысы шифаханә-курорт дәвалануы алачак.

Төбәк җитәкчесе шулай ук педагогик хезмәткәрләргә адреслы ярдәм чараларын билгеләде. Биш ел эчендә 525 яшь укытучы 690 мең сумлык грант алуга ирешкән. Ә 2025 елның 1 сентябреннән 50 авыл мәктәбе директоры да мондый мөмкинлеккә ия булачак.

Әйткәндәй, 2024 елда балалар бакчаларының иң яхшы 75 педагогы беренче тапкыр 575 мең сум күләмендә грант алды. Быел мондый ярдәмгә тагын 50 тәрбияче лаек булды.

***

Яңа уку елында мәктәпкә 500 меңнән артык укучы барачак, 45 меңе беренче сыйныфка киләчәк. Аларның 1,2 меңе – махсус хәрби операциядщ катнашучыларның балалары. Радий Хәбиров, хакимият башлыкларына мөрәҗәгать итеп, бу балаларның уку елы башлануга әзерлеген шәхси контрольдә тотарга һәм тантаналы линейкага озатуны тәэмин итәргә кушты.

– Без катлаулы заманда яшибез, әмма ул безнең балаларда берничек тә чагылырга тиеш түгел. Балалар укырга, сыйфатлы белем алырга тиеш, ә без аларга илебез һәм геройларыбыз турында сөйләргә бурычлыбыз, – диде ул.

“Катлаулы заман балаларда чагылырга тиеш түгел”
“Катлаулы заман балаларда чагылырга тиеш түгел”
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас