Мәгариф, мәгърифәт
26 август 2025, 09:14

Автобуслар мәктәпләргә юлланды

Яңа мәктәп автобуслары – көн саен мәктәпкә йөрүче балалар өчен өстәмә хәвефсезлек, уңайлылык.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 26 августта, 196 мәктәп автобусы һәм 10 җиңел автомобиль республиканың шәһәр һәм авыл мәктәпләренә юлланды. Аларның ачкычларын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәгариф учреждениеләре директорларына үзе тапшырды.

ГАЗ, ПАЗ, УАЗ, КАВЗ автобуслары 54 район һәм алты шәһәр – Нефтекама, Октябрьский, Сибай, Салават, Стәрлетамак һәм Уфа мәктәпләре өчен тәгаенләнгән. Ә LADA автомобильләре Бәләбәй, Белорет, Бөре, Дуван районнарында, Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Күмертау һәм Уфада психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм комиссияләре үзәкләренә һәм филиалларына хезмәт күрсәтәчәк. Бар техника – федераль һәм республика бюджетлары акчаларына сатып алынган үзебезнең машиналар.

– Гадәттәгечә, 1 сентябрь алдыннан балаларга яңа техника тапшырабыз. Республика шәһәрләренә һәм районнарына 200дән артык автобус һәм машина китәчәк – бу рекордлы сан. Яңа мәктәп автобуслары – көн саен мәктәпкә йөрүче балалар өчен өстәмә хәвефсезлек, уңайлылык. Без моны яхшы аңлыйбыз, шуңа автопаркны яңарту буенча эшне өзлексез алып барабыз, – диде Радий Хәбиров.

Ул Русия Герое Александр Доставалов исемендәге Идел буе федераль округының Башкорт кадетлар корпусы өчен билгеләнгән автобусларның берсен карап чыкты. Шулай ук мәктәп транспортын йөртүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

– Хезмәтегез, балаларга карата игелекле мөнәсәбәтегез, имин йөртүегез өчен рәхмәт. Автобус водителе – бик мөһим һәм җаваплы һөнәр, – диде төбәк җитәкчесе.

Әйтергә кирәк: Башкортстанда 2805 торак пунктта яшәүче  52756 укучы 876 мәктәпкә йөреп укый.  Аларны 1590 мәктәп автобусы йөртә. 2019 елдан башлап федераль һәм республика бюджетлары исәбенә төбәк мәктәпләре өчен барлыгы 900гә якын автобус сатып алынган.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас