Мәгариф, мәгърифәт
23 август 2025, 15:00

Уфадагы вузара кампусның популярлыгы көннән-көн арта

Күрше төбәк булган Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко эш визиты белән бөтендөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусында булды.

Уфадагы вузара кампусның популярлыгы көннән-көн артаУфадагы вузара кампусның популярлыгы көннән-көн арта
Уфадагы вузара кампусның популярлыгы көннән-көн арта

Министр Уфа Фән һәм технологияләр университетында күпфункцияле материаллар һәм Башкорт дәүләт медицина университетында аддитив технологияләр лабораторияләрендәге яшьләр белән аралашты. «Берлога» киберфизик инновацияләр остаханәсендә балалар белән компьютер уены уйнады. Шулай ук кунак Уфа дәүләт нефть-техник университетының кибер-ателье концепциясе белән кызыксынды. 

 — Аның турында җиңел сәнәгать предприятиеләренә сөйлим, бу тармак өчен кадрлар әзерләүдә креатив алым. Шулай ук бүген сезнең медицина вузының аддитив технологияләр лабораториясенең Татарстан компанияләренең берсе белән хезмәттәшлек итү турында алдан ук килештек. Аны индустриаль партнер сыйфатында тәкъдим итте. Тулаем алганда, мондый масштаблы проектны ничек тиз тормышка ашыруыгыз да мактаулы. Кампус заманча, анда һава һәм яктылык күп, һәм ул бик җанлы, монда тормыш кайный, һәм бу сизелә, – дип билгеләде министрлык җитәкчесе.

Кампус директоры Сергей Гладких исә Олег Коробченкога Уфа кампусы үсеше турында сөйләде: 

– Безнең кампуста 20дән артык фәнни лаборатория һәм үзәк, күп кенә инновацион инфраструктура объектлары эшли. Индустриаль партнерлар соравы буенча уннарча уртак тикшеренүләр уздырыла. 2025 елның апрелендә геном үзәген эшләтеп җибәрделәр, анда Русия Фәннәр академиясенең Уфа филиалының интеллектуаль геномика үзәген һәм 21+ мәктәбен урнаштырдылар. Кампусның икенче чиратын төзү актив бара. 

Исегезгә төшерәбез, ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча Русиядә заманча кампуслар челтәре булдырыла. 2030 елга илдә 25 кампустан торган Йолдызлык барлыкка килергә тиеш. Әлеге юнәлеш буенча эшне Русия Федерациясе Хөкүмәте һәм Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы алып бара. Хәзерге вакытта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә шундый 24 студентлар шәһәрчеге проектлана һәм төзелә. 2036 елга кампуслар саны 40ка кадәр артачак.

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Уфадагы вузара кампусның популярлыгы көннән-көн арта
Уфадагы вузара кампусның популярлыгы көннән-көн арта
Автор:
Читайте нас