

5-7 сыйныф укучылары өчен инглиз телен өйрәнүне кыскартырга мөмкиннәр. Бу яңа проект Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән.
Документ нигезендә, 2025 елның 1нче сентябреннән Русия мәктәпләрендә 5-7 сыйныфларда инглиз телен өйрәнүне атнасына ике сәгатькә генә калдырачаклар.
Шул ук вакытта немец теле буенча дәресләр санын киметү 2026 елдан планлаштырыла.
"Чит тел (инглиз) телен өйрәнү өчен тәкъдим ителгән сәгатьләрнең гомум саны — 408 сәгать:
5 нче сыйныфта - 68 сәгать (атнага 2 сәгать),
6 нчы сыйныфта — 68 сәгать (атнага 2 сәгать),
7 нче сыйныфта - 68 сәгать (атнага 2 сәгать)", — дип язылган яңа проектта.
Быелның 1нче сентябреннән бу үзгәреш шулай ук испан, кытай һәм француз телләрен өйрәнүчеләргә дә кагылачак, дип хәбәр ителә чыганакта.
Чыганак: Башинформ.