Мәгариф, мәгърифәт
21 август 2025, 16:32

Студентлар балалар янында

Үсмерләр күңелен аңлыйлар.

Студентлар балалар янындаСтудентлар балалар янында
Студентлар балалар янында

Үсмерләр күңелен аңлыйлар.

 

Башкортстанның булачак педагоглары балаларны савыктыру лагерьларында Русия Студентлар отрядлары белән бергә һөнәр үзләштерәләр.

 Башкортстан студентларының педагогик отрядлары ел саен балаларның каникул ялын беренче чиратта үз төбәкләрендәге балалар лагерьларында оештыра, федераль дәрәҗәдәге балалар үзәкләрендә эшли. Гадәттәгечә күп санлы студент отрядлары Краснодар крае, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре лагерьларында эшли. Хәзерге вакытта студентларның педагогик отрядлары Русия студентлар отрядларының иң популяр юнәлеше булып тора. Ел саен педагогик отрядлар эшендә Русия Федерациясенең 74 субъектыннан 60 меңнән артык тәрбияче катнаша, алар 1,6 миллионнан артык яшүсмернең ялын тәэмин итә.

Уфа районының «Огонек» балаларны савыктыру лагере Башкортстан студент отрядлары белән эшләү буенча флагман лагерьларның берсе булып тора. Анда август аенда 20 тәрбиче эшли. Студентларны эш белән тәэмин итүдән тыш, педагогик отрядлар өстәмә һөнәри күнекмәләр алырга, булачак педагогка практик мәктәп узарга, укучыларны һәм студент яшьләрне хезмәт базарында социаль-икътисадый мөнәсәбәтләргә керүгә әзерләргә мөмкинлек бирә.

–Вожатыйлар булып педагогик юнәлештәге генә түгел, теләсә нинди белгечлектәге студентлар да була ала. Иң мөһиме-теләк! –диде Башкортостан Республикасында Русия студентлар отрядларының педагогик отрядлары кураторы Олег Балашов. — Әмма алар барысы да 144 сәгатьлек тулы канлы укулар уза, күчмә методик семинарда катнаша, аттестация уза һәм билгеләнгән үрнәктәге вакыты чикләнмәгән таныклыклар ала. Бу документ белән Башкортстан лагерьларына гына түгел, федераль лагерьларда да эшләргә мөмкин.

Вожатыйлык осталыгы мәктәбендә уку студотряд вәкилләрен эшче һөнәрләргә һөнәри өйрәтү программасы буенча грант акчалары хисабына түләүсез нигездә уза, аннары укудан буш вакытта алар эшкә урнаша. РСО яшьләргә актив ярдәм итә: эшкә урнашуны оештыра, беренче сменада эшләүчеләр өчен сессияне вакытыннан алда тапшыруда, һөнәри конкурслар һәм иҗади чаралар үткәрүдә ярдәм итә. Яшьләрнең педагогик отрядларда эшләве нәтиҗәле  юнәлеш.Без бүген “Огонек” лагерында булып, яшь тәрбиячеләр белән очраштык. Аларның үз бурыччларына никадәр мөкиббән булуын ккүреп, сокланып кайттым. Бу хакта “Өмет”нең чираттагы санында укырсыз.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас