Мәгариф, мәгърифәт
21 август 2025, 08:16

Мин табиб булам – өйрәтегез!

Уфа медицина колледжы хакында сүз. Радий Хәбиров: “Яхшы шартлар – уңайлы торак, спорт, ял итү урыннары булдыру һәрчак иң мөһимнәрдән саналды. Колледж студентлары – иң яхшылар!”  

Мин табиб булам – өйрәтегез!Мин табиб булам – өйрәтегез!
Мин табиб булам – өйрәтегез!

Мәгариф системасында бертуктаусыз реформа-үзгәрешләр бара, чөнки җәмгыятьнең үсеше, киләчәге мәктәптә, уку йортларында башлана. Мәгариф илнең киләчәген билгели, ул нинди, киләчәгең шундый. Урта һөнәри белем бирү системасына соңгы вакытта бик зур игътибар бирелә. Чөнки илгә эшче куллар кирәк. Эшли белүче куллар дигәч, күренекле педагог В.А. Сухомлинскийның бер фикере искә төшә. Ул: “Балаларыгыз сәләтенең чыганагы – аларның бармаклары очында”, – дигән фикер ул. Тиз арада һөнәр алып, үзаллы тормыш юлына басар өчен бик кирәк булган компетенцияләрне нәкъ менә урта һөнәри белем бирү уку йортларында – колледж, техникум, училищеда алырга була.

Башкортстанда бу мөһим өлкәгә зур игътибар бирелә. 2022-2024 елларда тулай торакларын һәм уку биналарын ремонтлау өчен республика бюджетыннан 1,3 млрд. сум акча бүленде. Барлыгы 200 гә якын остаханә барлыкка килде. Башкортстан илнең “Профессионалитет” проектына керде, шуның нигезендә 27 үзәк төзеләчәк. Аларга федераль үзүктән 2,42 миллиард сум, үзебезнең хөкүмәттән 1,26 миллиард сум җәлеп ителә.  

Әлеге үзәкләр саны буенча без илдә беренче урында. Башкортстанда 2019 елдан алып 60 колледж  нигезендә 188 заманча мастерской булдырылган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, урта һөнәри белем бирү системасын кайгыртып, болай дигән иде: “Хәзерге чорда кадрлар мәсьәләсе кискенләшә бара. Бу проблеманы дөрес чишү Башкортстанның һәм илнең киләчәктәге үсешен тәэмин итәчәк”. Республикада талантлы педагогларга ел саен 680 мең сум күләмендә грантлар бирелә. Ел саен 3 колледж матди-техник базасын ныгыту өчен 30 миллоион күләмендә грант ала. Колледж студентларына республика Башлыгы стипендияләре булдырылган: 5000 сумнан 150 стипендия.

Узган ел конкурста җиңүчеләр арасында Уфа медицина колледжы да бар иде.

1908 елда акушер-фельдшер мәктәбе булып ачылган Уфа медицина колледжының данлы тарихы бар. Бүгенге көндә анда 2000студент 7 белгечлек буенча белем ала. 2022 елда Мәсәгутьтә аның филиалы да ачылган.

Колледж – сәламәтлеге чикле булганнарга да белем бирүче уку йорты да. Күрү, ишетү сәләте чиклеләр монда һөнәр алып чыга. колледжның матди базасы бай, инновацион укыту технологияләре коллективка уңыш-казанышлар китерә.

2024 елда Башкортстан хөкүмәтенең  30 миллион сумлык грантына лаек булу бу уку йортының матди базасын тагын да ныгытачак.

Укытучы Юлия Габдуллина да республика грантына лаек булган. Күп студентлар “Профессионаллар”, “Абилимпикс-2025” чемпионатларында призлы урыннар яулаган.

“Абилимпикс-2025” ХI Регион чемпионатында алар 6 медаль һәм 3 медальон алган. Бу уңыш-казанышлар Уфа медицина колледжының бүген дә үсештә икәнен тагын бер кат раслый. Димәк, колледж данлы традицияләрне лаеклы дәвам итә.

Казанышларның серен колледж директоры Илдар Рәис улы Гыйләҗев түбәндәгеләрдә күрә:

  • укытучыларның югары һөнәри осталыгы һәм укытуда традицияләрне саклау;
  • заманча матди-техник база. Ул студентларны медицина учреждениеләренә хәзерлек белән килү мөмкинлеген бирә;
  • алдынгы укыту технологияләре, ысуллар, электрон укыту, тренинглар;
  • фәнни һәм гамәли чараларда – конкурс, конференцияләрдә катнашу;
  • медицина учреждениеләре белән партнерлык бәйләнешләре булу, дәваханә, клиникаларда практика үтү.

Коллективның алдагы планнары да бик зур, ул:

  • санлы технология, ясалма фәһемне укытуда куллану;
  • социаль партнерлар белән бәйләнешне ныгыту;
  • Русия медицинасына лаеклы белгеч һәм гражданнар тәрбияләү.

Әле колледжда абитуриентлар кабул итү бара. Гомерлек һөнәргә – табиблыкка – ия булу теләге китерә балаларны бу гуманлы һөнәргә өйрәтүче уку йортына.

Рәүф Идрисов.

 

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас