Мәгариф, мәгърифәт
18 август 2025, 12:45

Башкортстанда ясалма акылның киләчәге нинди булыр?

Уфаның вузара кампусында шул хакта фикер алышачаклар.

Башкортстанда ясалма акылның киләчәге нинди булыр?Башкортстанда ясалма акылның киләчәге нинди булыр?
Башкортстанда ясалма акылның киләчәге нинди булыр?

   Чара цифрлы технологияләр өлкәсендәге экспертларны, фән һәм мәгариф вәкилләрен, уйлап табучыларны, нейрочелтәрләр өлкәсендәге белгечләрне җыячак.

 Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин 21 августта кампусның геном үзәгендә узачак әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте.

Катнашучылар Башкортстанда ясалма интеллект технологияләрен кертүнең төрле юнәлешләре турында фикер алышачак.

 Спикерлар арасында-махсус кунак, Пекиндагы ясалма интеллект буенча халыкара олимпиадада һәм милли технологик олимпиадада җиңүче, Уфаның 58 нче гимназиясенең өлкән сыйныф укучысы Тимур Гарифуллин.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас