Мәгариф, мәгърифәт
12 август 2025, 08:36

Эшлиләр дә, ял да итә беләләр

Сүз кайсы мәктәп уңганнары турында барамы?

Эшлиләр дә, ял да итә беләләрЭшлиләр дә, ял да итә беләләр
Эшлиләр дә, ял да итә беләләр

Сүз кайсы мәктәп уңганнары турында барамы?

 

Кояшлы бер көнне яшел утраучыктагы чәчәк түтәлләре тирәли кошчыклар кебек тезелешеп утырган балаларга кем генә игътибар итмәде икән?

Мәктәпне ураткан челтәр бизәкле тимер койма буена урам яклап утыртылган бу газонның күзгә күренеп матурлана баруы ерактан күзгә чалынды.  Яңгырлардан соң чүп үләннәре әрсезләнеп киткән булган. Гөрләшә-гөрләшә, көлешә-көлешә эшкә чумган балалар, чүп үләннәрне утый -утый алга барды. Үзләре артыннан кызыл, ак,шәмәхә төстәге петунияләрнең елмаеп калуын искә дә алмагандыр алар бәлки. Тату гына эш башкаручы  балалар өчен әлеге мәлдә иң  мөһиме бергә узган минутларның рәхәтлеге иде булса кирәк. Аларга бик күңелле иде.

Җәйге каникулларын файдалы ял белән уздыручы бу малайлар һәм кызлар Югары Яркәй авылының Тәлгать Рахманов исемендәге мәктәпнең 4б сыйныфы укучылары булып чыкты. Шундый уңган, сөйкемле, теремек, булдыклы балалар яныннан ничек инде күрмәмешкә салышып үтеп  китәсең.. “Чаткылар”ны укучылар аларны күрерә тиеш, дип уйладым һәм аларга таба юл тоттым...

 Укытучылары Гөлназ Салават кызы Шәфыйкова эшкә тотынганчы хәвефсезлек таләпләрен, эш кораллары белән сак эш итү кагыйдәләрен искә төшергәч, дәррәү түтәл утарга керешкән, шулкадәр файдалы хезмәт тәрбиясе алган күңелле мизгелләренә шаһит булдым.

Гаджетларга ияләшкән буын, эшне бөтенләй белми, ялкаулар,  тәрбиягә бирелмиләр дип уйлаучылар да бардыр. Беренчедән, ул мәсьәлә Сократ заманында ук булган. Ә, икенчедән, безнең дуслар бик алдынгы карашлы, актив һәм аралашучан, әдәпле. Гомумән, бүгенге баллар ифрат үзенчәлекле, акыллы ул.

“Телефоннар белән алданмаска кирәк, саф һавада ял, хезмәт безне үстерә, шат кәеф бирә”. “Башка малайлар-кызлар да безнең кебек булсын иде” “Җәй тиз үтә, аны күреп калырга кирәк”. “Ә телефонда, компьютерда утырсаң, булмый инде, берни дә күрмисең”, – диде алар сөйләшеп кимткәч, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә. Шул арада чүп үләннәре белән тулган чиләкләрен койма аша иптәшләренә суза тордылар. Аннан буш чиләкләр килә торды, тула торды. Эш конвейрга салынган кебек шәп бара.

Бу тырышларны берләштергән 4б сыйныфы мәктәптә дә аерылып тора. Габдракипов Юлиан, Кәбиров Даниил, Латыйпов Артур, Яппарова Камилә уку елын гел бишлегә генә тәмамлаганнар. Йөгерек, җитез Латыйпов Артур белән Кәбиров Даниил футболчылар, быел командалары белән Сочида булып кайтканнар. Командаларында үзләре кебек, бер-берсенә тиң, ышанычлы егетләр генә җыелган, гел призлы урыннар яулыйлар.

Җыр-моңга да битараф түгелләр. Бурханов Айназ курайда бик матур уйный. Конкурсларда шулай ук 1-2 урыннар ала.

 Биюче кызлар бар. Сәнгать мәктәбенә, вокалга йөриләр. Габдуллина Ленара жыр конкурсларында мактаулы урыннар ала. Нургалиева Әмирә пианино классына йөри. Бер бала да тик ятмый, кружокларга йөрилэр, конкурсларда катнашалар. Олимпиадада катнашып,  Кәбиров Даниил – математикадан, Латыйпов Артур рус теленнән призер булганнар.

Ә инде сәламәтлек өчен файдалы минутлар турында әйтсәк, бассейн бу балаларның иң яраткан ял һәм спорт урыны. Менә шундый алар кичәге дүртенчеләр.

 Белем һәм хезмәт тәрбиясе үз биеклегенә куелган булуы мәктәп укучыларының уңышларына нигез булып тора. Алар эшләргә ярата, зур мәктәп мәйданында төре яшелчә-җимешләр  үстерәләр, белем учагы мәйданын тәртиптә тоталар. Укучылар график буенча эшлиләр, бүлеп бирелгән бурычларны уңышлы үтиләр. Бигрәк дә кура җиләге мул булган аларда быел. Витаминлы кәбестәне күп утырталар. Аны тәрбияләп, утап, су сибеп торгач, кәбестә галиҗанәпләре һава шарыдай зур булып үсә. Көз көне, башка барлык яшелчәләр җыеп алынгач та, алар шактый вакыт, ап-ак булып, бакчада кукыраеп утыралар әле.

Мәктәптә 21 көнлек «Кояшкай» җәйге лагере да эшләде. 135 кыз һәм малай каникул көннәрен шундый җылы мохиттә үткәргән. Мәктәп яны лагереның барлык тәрбиячеләре һәм вожатыйлары – мәктәп укытучылары күпчелек балаларның үзенчәлекләрен яхшы белә. Быел отрядларда эшләү өчен 20 педагог җәлеп ителгән.
Лагерьның төп максаты – балаларның күңелен ачу һәм киләсе уку елын уңышлы алып бару өчен сәламәтлекне ныгыту.

Ә инде андый күңелле көннәрдән соң, таралып, сибелеп, дуслардан аерылып китүе дә кыен. Яңа уку елына барлык балаларның да исән-имин җыелуы төп шарт. Шуңа күрә, сауббуллашу линейкасында, «Кояшкай»да ял иткән укучыларга өлкән тәрбияче Гөлчәчәк Насимҗан кызы хәвефсезлек кагыйдәләре турында тагын искә төшереп, ныгытып кабатлап, калган җәй көннәренә күңелле ялга фатиха биргән. 1 сентябрь иртәсендә барлык укучыларга да яраткан мәктәпләрен, дусларын сагынып, канатланып очып килергә насыйп булсын!

 

Эшлиләр дә, ял да итә беләләр
Эшлиләр дә, ял да итә беләләр
Эшлиләр дә, ял да итә беләләр
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас