Республикада 2 меңгә якын мәктәп югары тизлекле интернетка тоташтырылган. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегндә үткән киңәшмәдә белем бирү учреждениеләрендәге IT-инфраструктура турында сөйләштеләр.
- “Русия Федерациясендә Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында бөтен мәктәпләргә дә видеокүзәтү камералары урнаштырылган һәм Wi-Fiга керү нокталары бар. 540 мәктәп кирәкле паспорт алды, Уфа шәһәрендә 99 мәктәптә кирәкле инфраструктура формалашкан. Гомумән алганда, 2 меңгә якын мәктәп югары тизлектәге интернет белән тәэмин ителгән, - дип билгеләде Андрей Назаров. – РФ Президенты күрсәтмәсе белән белем бирү оешмалары интернетның якланган челтәренә 100 процент белән тоташтырылды. Икенче төрле әйткәндә, кирәкмәгән контентны фильтрлау һәм мәгълүматны саклау тәэмин ителгән. 2022 елдан алып абонент хакы федераль казнадан түләнә.
Чыганак: pravitelstvorb.ru