Мәгариф, мәгърифәт
30 июль 2025, 15:06

Башлангыч сыйныфлар өчен янкорма булачак

Мишкәдә  Башкортстан Башлыгы полилингваль күппрофильле мәктәптә дә булды.

Башлангыч сыйныфлар өчен янкорма булачакБашлангыч сыйныфлар өчен янкорма булачак
Башлангыч сыйныфлар өчен янкорма булачак

Мишкәдә  Башкортстан Башлыгы полилингваль күппрофильле мәктәптә дә булды.

 

Мишкәдә  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мари телен өйрәнүче полилингваль күппрофильле мәктәптә дә булды.

 

Ул төбәк җитәкчесе кушуы буенча 2021 елның августында ачылган иде.
Мәктәп директоры Станислав Хаҗиев 2022 елның ноябреннән 2023 елның мартына кадәр бинада федераль программа буенча капиталь ремонт үткәрелүе турында сөйләде. Төзелеш-монтаж эшләренең гомум бәясе 78 млн сум тәшкил иткән. 6,6 млн сумга матди-техник җиһазлар сатып алынган. Мәктәп территориясен төзекләндерү эшләре башкарылган.
Әле мәктәптә 429 укучы белем ала. Уку йортында 4 полилингваль сыйныф ачылган.

Мари телен тирәнтен өйрәнү өчен – «Әдәби кунак бүлмәсе» курсына, ә инглиз теле өчен барлык полилингваль сыйныфларга «Инглиз теле»нә йөрү мөмкинлеге бирелгән. Мари халкының мәдәниятенә чуму һәм балаларның физик активлыгын үстерү максатларында полилингваль сыйныфлар өчен хореография дәресләре үткәрелә.
Мәктәптә «Әдәпле сүзләр» проекты гамәлгә ашырыла, ул биш телдә сүзлек запасын киңәйтүгә юнәлтелгән. Атнаның һәр көне урыс, башкорт, мари, инглиз һәм татар телләренә башлангыч сыйныфлар багышлана. Балалар төрле телләрдә сәламләшергә, рәхмәт әйтергә, гафу үтенергә һәм саубуллашырга өйрәнә.

Якын киләчәктә, мәктәп территориясендә, 250 укучыга исәпләнгән, башлангыч сыйныфлар өчен янкорма төзү планлаштырыла.

Фото: ufa.mk.ru

Башлангыч сыйныфлар өчен янкорма булачак
Башлангыч сыйныфлар өчен янкорма булачак
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас