Мәгариф, мәгърифәт
28 июль 2025, 09:47

Кемнәр БДИдан курыкмый?

Башкортстанда 100 балл җыючылар артты.

Кемнәр БДИдан курыкмый?Кемнәр БДИдан курыкмый?
Кемнәр БДИдан курыкмый?

Башкортстанда 100 балл җыючылар артты.

 

Шулай ук республика профильле математика буенча БДИ тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча илдә алда бара. Бердәм дәүләт имтиханы – 2025 ел нәтиҗәләрен 21 июльдә Хөкүмәтнең Башкортстан Башлыгы белән киңәшмәсендә ясадылар.

Әйтик, быел республика укучылары БДИда 159 йөз баллы нәтиҗә алды, узган елда алар 155 иде. Химия һәм информатика буенча йөз балл җыючылар артты, дип хәбәр итте мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.

 

Республикада беренче мәртәбә 300 балл җыючы барлыкка килде. Уфаның 153 нче лицее укучысы Алексей Лобов – өч фәннән берьюлы 100 балл алган 13 укучының берсе.

 

Химия, тарих һәм инглиз теле буенча югары балл җыючылар саны артты. Ә иң популяр фән профильле математика булды-аны 9191 кеше тапшырды, бу БДИда катнашучыларның яртысыннан артыгы. Министр сүзләренә караганда, 2025 елда Башкортстанда профильле математика һәм табигый-фәнни дисциплиналар буенча БДИ тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше 40% ка җиткән – бу күрсәткеч буенча республика Русиядә беренче урында тора.

"Югары баллар алган барлык балаларны да котлыйбыз, әфарин! Ел саен алга таба хәрәкәт бара. Димәк, без барысын да дөрес эшлибез", - дип билгеләп үтте киңәшмәдә Радий Хәбиров.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас