Мәгариф, мәгърифәт
26 июль 2025, 06:00

Уфа вузара кампусы вәкиле -Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар лидеры

Уфа вузара кампусы студенты, нефть вузы активисты Иван Корнилов Самарада узган «Студентлар лидеры» Бөтенрусия конкурсының округ этабында беренче урынны яулады. Конкурста бөтен Идел буе студентлар профсоюз оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Уфа вузара кампусы вәкиле -Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар лидерыУфа вузара кампусы вәкиле -Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар лидеры
Уфа вузара кампусы вәкиле -Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар лидеры

 - Студентлар лидерлыгы безнең төбәкнең киләчәген формалаштыруда мөһим роль уйный. Нәкъ менә шундый максатчан һәм инициативалы яшьләр безнең вузара кампус шартларында республика территориясендә яңа идеяләрне һәм проектларны гамәлгә кертәләр һәм тормышка ашыралар. Бу җиңү Башкортстанның Бөтенрусия аренасында абруен ныгытуга да зур өлеш кертә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министры урынбасары-Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Иван Корнилов - «Нефть-газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә цифрлы һәм сервис технологияләре» юнәлешендә укый, беренче курстан ук университетның иҗтимагый тормышында һәм югары уку йортының күпчелек социаль әһәмиятле чараларын оештыруда актив катнаша. Студент уку белән берьюлы берничә вазыйфаны башкара: студентлар профкомы рәисе урынбасары, студентлар профбюросы рәисе һәм Уфа дәүләт нефть-техник университетыныж нефть-газ инжинирингы һәм цифрлы технологияләр институты директоры урынбасары.

Татарстаннан икенче урынны алган Юлия Валенцева белән бергә Иван Корнилов сентябрь ахырында Санкт-Петербургта узачак проект финалында Идел буе федераль округын тәкъдим итәчәк.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Уфа вузара кампусы вәкиле -Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар лидеры
Уфа вузара кампусы вәкиле -Идел буе федераль округының иң яхшы студентлар лидеры
Автор:
Читайте нас