

Русия фәннәр академиясе медальләре конкурсына йомгак ясады.
Уфа нефть университетының Нефть-газ инжинирингы һәм цифрлы технологияләр институты магистратурасының 2 курс студенты Полина Полякова машина төзелеше, механика һәм идарә итү процесслары проблемалары өлкәсендә алтын медальгә лаек булган.
– Конкурс талантлы яшь тикшеренүчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, фән белән кызыксынучы яшьләрнең һөнәри үсешенә ярдәм итү, яшь галимнәрнең иҗади активлыгын хуплау максатында үткәрелә. Полина Полякованың эшенә бәя бирү – аерым учреждение өчен генә түгел, тулаем республиканың фән өлкәсе өчен мөһим вакыйга. Бу югары бүләк артында тикшеренүченең һәм тәҗрибәле остазларның зур составы тора, – ди БР фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.
Яшь галим – “Исследование методом молекулярной динамики механических свойств двухокомпонентных композитов на основе алюминий” дигән фәнни хезмәт авторы.
– Институтыбыз хезмәткәрләре алган һәр бүләк – бөтен коллектив өчен зур шатлык. Һәм шундый абруйлы бүләкне яшь һәм перспективалы тикшеренүче алуы – аеруча шатлык. Русия фәннәр академиясе елына 21 медаль тапшыра – физикадан алып авыл хуҗалыгына кадәр төп тикшеренү юнәлешләренең һәрберсе буенча берәр медаль. Полина Полякованың эше югары белем һәм фән арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек үрнәге булып тора. Эш студент кыз безнең университет кафедрасында укыган вакытта башкарылды, – ди профессор, физика-математика фәннәре докторы диде Радик Мөлеков.