

Курган балаларына Уфага килү яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ачты.
Әлмән районы егетләре-кызлары мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек кысаларында Башкортстан башкаласында булдылар. Максат – республиканың фәнни һәм мәгариф потенциалы белән таныштыру.
Укучылар Вузара кампус лабораторияләрендә булдылар, таныштыру лекцияләре тыңладылар. Ә профессор-укытучылар составы яшь кунаклар өчен мастер-класслар үткәрде.
Башкорт медицина университетында балалар кафедралар эше, “Аллоплант” күз хирургиясе клиникасы белән таныштылар, уку тренажерларында эшләделәр.
Балаларны озатып йөрүче, химия укытучысы Нэлли Нигъмәтҗан кызы Бикмөхәммәтова сүзләренчә, мондый дәресләрдә булу балалар өчен зур бәхет. Бу сәфәр күңелле генә түгел, фәһемле дә булды. Укучылар яңа белемнәр, күнекмәләр алды, яшьтәшләре һәм уңышлы кешеләр белән аралашты.
Республика югары уку йортларының мәгариф потенциалы зур. Бүген яңа юнәлешне – “мәгариф туризмын” үстерү мөмкинлекләрен эшләү таләп ителә. Ул Башкортстанда югары белем алуның популярлыгын арттыру өчен бер этәргеч булачак.