

Уфада "Традицияләр тирәнлегеннән - технологияләр биеклегенә" исеме астында Яшь галимнәр һәм студентлар фәнни җәмгыятьләренең XIII Бөтенрусия съезды эшли. Чара фән һәм технологияләрнең унъеллыгы кысаларында үтә һәм ул ел саен үтүче шундый очрашуларның дәвамы. Былтыр съезд Владивостокта үтте.
2 - 4 июльдә эшләүче форумда бөтен Русиядән, Белоруссиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Әрмәнстаннан һәм Кыргызстаннан, Кытайдан 1300 кеше катнаша. Съезд кунаклары арасында федераль, төбәк һәм тармак яшь галимнәр советлары, студентлар фәнни җәмгыятьләре, РФ президенты премиясе лауреатлары, яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсе, яшьләр лабораторияләре җитәкчеләре һәм катнашучылары һ.б. күпләр катнаша.
Уфада үтүче яшь галимнәр съезды күп нәрсәдә гамәли эшләргә юнәлтелгән. Бу хакта РФ президенты янындагы Фән һәм белем өлкәләре эшләре буенча советының координацион совет рәисе, "Курчатов институты" гыйльми-тикшеренү институтының мегасайенс проектлары буенча директор урынбасары Никита Марченков бүлеште.
"Съезд эшчәнлеге - мөһим эш юнәлешләренең берсе. Ул Фән һәм технологияләрнең унъеллыгының 12 иницитивасы. Аларны ничек үстерү буенча фикер алышачакбыз. Фән һәм малтабарлык хезмәттәшлеге, гыйльми тикшеренүләрне коммерцияләү - тагын бер эш юнәлеше. Яшь галимнәр өчен зур мәктәп үтәчәк. Ул мәктәпләрдә аларга тикшеренүченең үзенең эшләнмәләрен ничек итеп коммерцияли алуы, аларны базарга чыгару һәм реаль кулланучыларга илтеп җиткерү турында сөйлиячәкләр", -дип билгеләде Никита Марченков.
Съездның икенче эш көне сессияләр һәм панель дискуссияләргә бай булды.
Темаларның берсе - "Фән, дәүләт һәм җәмгыять". Катнашучылар студентлар конструкторлык бюросы эшчәнлеген тикшерде. Алар - илебез технологик суверенитетын тәэмин итү өчен чын кадрлар чыганагы. Гыйльми тикшеренүләргә грант ярдәме күрсәтүгә багышланган тематик семинар чикләрендә, Русия гыйльми фонды директоры урынбасары Андрей Блинов фондның грант ярдәме күрсәтүенең төп юнәлешләре, гыйльми экспертиза системасы, конкурс сайлап алу үзенчәлекләре турында бәян итте һәм гаризалар әзерләү буенча гамәли киңәшләр бирде.
"Яшьләр һәм иртәгәсе көн технологияләре: индустриаль эшкуарлыкта яңа идеяләр үсеше" мәйданында технологик суверенитет турында сүз барды.
Эшкуарлык һәм фән вәкилләре чит ил конкурентларның технологияләрен һәм продукцияләрен төрле параметрлар буенча, мәсәлән, техник, финанс, узып китү өчен, технологияләргә һәм продуктларга карата катгый гыйльми алым кирәк дигән уртак фикергә килде.
"Тармакның инновацион үсеше драйверы буларак медицина фәнендә яшь галимнәрнең федераль хезмәттәшлеге" дискуссиясендә спикерлар яшь галимнәрнең гыйльми казанышларын гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар тудыру мәсьләләрен тикшерде.
"Яшьләр һәм иртәгәсе көн технологияләре: индустриаль эшкуарлыкта яңа идеяләр үсеше" панель дискуссиясендә галимнәр һәм икътисадның реаль секторы вәкилләре бүгенге глобаль конкуренция шартларында фән һәм сәнәгатьнең нәтиҗәле эшчәнлеген тикшерде.
Экспертлар яшь галимнәр белән үз корпорацияләрендә алдынгы технологияләрне кертү буенча уңышлы тәҗрибәләре белән бүлеште. Алар Русия икътисадының технологик бурычларын чишүдә яшьләр фәненең тагын да активрак катнашуы мөһимлеген билгеләде.
Дәүләт фәнне алга җибәрү өчен күп акчалар сарыф итә. Быел дәүләт программасы бюджетына 680 млрд сум салынган.
Киң билгеле проект - яшьләр лабораторияләре. Ил буенча аларның саны 940. Былтыр гына 200-гә арткан. Яшь акыллар шулай ук Технологияләр трансферы үзәкләре, Милли технологик инициативалар үзәкләре, төбәкләр гыйльми-белем үзәкләре һ.б. эшендә катнаша ала. Иң мөһиме - яшьләрнең конкурсларда катнашу теләге һәм әзерлеге булуы һәм эшләнмәләрен тәкъдим итүләре.
"Фән өчен чыгым материалларын кайдан алырга: лабораториядәнме, заводтанмы, әллә дистрибьютерданмы?" дип аталган панель дискуссиясендә яшь галимнәр һәм уйлап табучыларның фәндә чыгым материаллары мәсьәләләрен чишү сүз барды.
Генетикада, биологиядә һәм медицинада чыгым материаллары белән тәэмин ителү - тикшеренүләр алып бару өчен компонентлар кытлыгына, материаллар логистикасы катлаулыклары, шулай ук импортны алмаштыру зарурлыгына бәйле. Бу проблемалар төрле өлкәләрдә актуаль, шуңа да аларны дәүләт дәрәҗәсендә чишү кирәк дигән уртак фикергә килде галимнәр.
"Реаль икътисадның башка секторлары сыман, без гыйльми кадрлар кытлыгы белән очрашабыз. Шуңа күрә, алдагы көнне уйлаучы компанияләр сыман, без вузлар белән эшлибез. Заказлар фәне - лабораторияләр һәм заказчы арасында күпер",- дип билгеләде "Валента Фарм" җәмгыятенең персонал буенча директоры Екатерина Берестова.
Эшкуарлык белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен яшь галимнәр ниләр эшли ала - форумны мәйданнарында шушы тема тикшерелде. Беренчедән, алар актив булырга тиешләр. Икенчедән, тикшеренүләренең икътисадка уңышлы интеграцияләнүе өчен базар һәм эшкуарлык ихтыяҗларын яхшы аңларга тиешләр. Өченчедән, фән һәм эшкуарлыкның нәтиҗәле хезмәттәшлеген стимуллаштыручы дәүләт ярдәме чараларында катнашулары мөһим.