"Уфа матур тәэсирләр калдырды"

"Арт-Квадрат"та булдык һәм ул безгә аеруча ошады".

Новосибирск шәһәренең Себер потребкооперациясе институты студенты Ксения ФУНК, аспирант Евгений БАЖАРОВ, студент Дарья САНКОВА - 2 - 4 июльдә Уфада эшләүче Яшь галимнәр һәм студентлар фәнни җәмгыятьләре советларының XIII Бөтенрусия съезды катнашучылары. Яшь аспирантлар съезд һәм Уфа шәһәре турында тәэссоратлары белән бүлеште:
-Без мондый зур чарада беренче тапкыр катнашабыз. Форум кысаларында бик күп төрле чаралар оештырылган, алар яшь галимнәргә кыйммәтле тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Әлбәттә, яшь галимнәргә аралашу өчен зур мөмкинлекләр тудырылган, сессияләрдә кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге бар. Без әле үсеш юлында гынабыз, шуңа күрә яхшы старт алырга телибез. Алда безне тагын да тирәнрәк белем алу эшләре көтә, ә аның өчен күп көч салырга кирәк булачак.
Уфа турында әйткәндә, Башкортстан башкаласы безгә бик ошады, шәһәр бик матур, заман белән бергә атлый. "Арт-Квадрат"та булдык һәм ул безгә аеруча ошады. Новосибирскида мондый кызыклы күңел ачу урыны юк. Моннан тыш, Агыйдел яр буенча йөрергә вакыт таптык, Җиде кыз фонтанына сокландык, әлбәттә, инде Европадагы иң зур ат сыны - Салават Юлаев һәйкәлен карадык. Гомумән алганда, без Уфадан тәэссоратларга баеп кайтып китәбез.

"Уфа матур тәэсирләр калдырды"
"Уфа матур тәэсирләр калдырды"
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас