

Ирина Тимофеева, химия фәннәре докторы, доцент, Санкт-Петербург дәүләт университетының Химия институты профессоры:
"Яшь галимнәр Конгрессы – 2000нән артык галим җыела торган мәйданчык. Бу яшьләргә карап без илебезнең, җәмгыятебезнең, дәүләтебезнең киләчәккә зур потенциалы булуын күрәбез. Һәм, әлбәттә, нәкъ менә шундый мәйданчыкларда без көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыша алабыз. Менә бүген минем янга егетләр килделәр һәм съездның фән һәм бизнесны берләштерүенең никадәр яхшы булуы хакында әйттеләр.
Бүгенге көндә бу дәүләт, фән өчен тренд юнәлеше. Яшьләр бу атмосферага җәлеп ителгәннәр. Үзләре укыган-эшләгән урыннарга кайту белән алар барысы турында да үз коллегаларына, башка галимнәргә сөйләячәкләр.
Фото: chem.spbu.ru