- Мин Яшь галимнәр һәм студентлар фәнни җәмгыяте советы съездында беренче тапкыр катнашам. Чара съездда катнашучыларда зур кызыксыну тудырды, оештырылуы да яхшы, югары дәрәҗәдә.
Иң мөһиме әлеге чара Русиянең яшь һәм талантлы студентларын һәм аспирантларын берләштерә. Съездда бик күп төрле гыйльми мәйданнар эшли. Анда талантлы яшьләр үзләрен кызыксындырган юнәлешләр буенча мөһим фикердәшләр табалар. Съезд - шулай ук лабораторияләр, яңа портфолиолар булдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Шулай ук Русия гыйльми фондының мөһим бер конкурсында катнашу мөмкинлеген дә бирә ул. Съезд яшь талантларга ачылырга, хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә дип саныйм.
Исегезгә төшерәбез: Республикабыз башкаласы Уфада Яшь галимнәр һәм студенлар фәнни җәмгыяте советының XIII съездында Русиянең бөтен почмакларыннан, шул исәптә яңа төбәкләрдән: Донецк, Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән, 1300-гә якын кеше катнаша. Шулай ук якын чит илләр: Казахстан, Белоруссия, Үзбәкстан, Кыргызстаннан һ.б. яшь галимнәр килгән.