Уфада "Традицияләр тирәнлегеннән - технологияләр югарылыгына" исеме астында яшь галимнәр һәм студентлар фәнни оешмалары советының XIII Бөтенрусия съезды бара. Съездның икенче эш көнендә актуаль темаларга багышланган панель дискуссияләр үтте.
"Фән өчен чыгым материалларын кайдан алырга: лабораториядәнме, заводтанмы, әллә дистрибьютерданмы?" - панель дискуссиядә катнашучылар шушы сорауга җавап эзләде. Фикер алышуларда химиклар, генетиклар, медицина белгечләре, Роспотребнадзор һәм чыгым материаллары җитештерүче предприятиеләр вәкиллләре катнашты. Дискуссиянең модераторы РФ президенты каршындагы Фән һәм мәгариф буенча советның фән һәм белем өлкәсендә яшьләр эшләре буенча координацион совет әгъзасы, "Фән һәм белем инициативалары үсеше үзәге" акционерлар җәмгыяте директоры Ольга Тарасова булды.
"Генетика, биология һәм медицинада чыгым материаллары белән тәэмин итү тикшерүләр алып бару өчен компонентлар кытлыгына, материаллар логистикасы һәм аларны ташу, шулай ук импортны алыштыру зарурлыгына бәйле. Бу проблемалар төрле өлкәләрдә актуаль, аны дәүләт дәрәҗәсендә чишү таләп ителә",- диде химия фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясе профессоры, Русия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Иркутск химия институтының гыйльми эшләр буенча директор урынбасары Сергей Адонин.
Санкт-Петербургтан "Синтол" гыйльми-җитештерү фирмасы җәмгыятенең гыйльми директоры, биология фәннәре кандидаты Яков Алексеев тема буенча фикер алышканда, нигездә Кытай импорты белән көндәшлек итәргә туры килүен, аларның безнең базарга ныклы йогынты ясавын белдерде. "Бу безнең өчен плюс та, алар безне тагын да тизрәк эшләргә дәртләндерә", -диде ул. Базарда конкурент сәләтле булу өчен дәүләт ярдәме мөһимлеген билгеләде. Эшне башлау этабында институтлар, заводларга финанс ярдәме бүләргә кирәк, шуңа да дәүләтнең катнашуы үтә мөһим.
Биология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУның "Тере системалар биотехнологиясе" гыйльми лабораториясе мөдире Эльза Халитова белдерүенчә, өч ай элек кенә эшли башлаган лаборатория кирәкле реагентларны сатып алу эшен башлаган һәм алар тиешле урынга үз вакытында килеп җиткән. Лаборатория заман белән бергә атлый. Фән буларак биотехнологиядән тыш, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен биологияне өйрәнү өчен уеннар булдырыла, Уфа мәктәпләрендә, шулай ук вузара кампус лабораториясе базасындагы яшь биолог мәктәбендә биологияне өйрәнү өчен микропрепаратлар ясала .
Биолог, биотехнолог, медбиолог эше катлаулы һәм кыйммәтле реактивларга, башка оешмаларның хезмәт күрсәтүләренә ныклап бәйле. Яхшы партнерларны ничек сайларга? Эзләп табуы авыр булган импорт реагентлары ни-нәрсә белән алмаштырырга? Бу бурычны чишү өчен "НАША ЛАБА. БИОТЕХ" платформасында күптән түгел яңа сервис эшли башлаган.
Фикер алышуларда катнашучылар фән, җитештерү һәм дистрибьютерларның тыгыз хезмәттәшлеге фәнне тагын да ныграк алга җибәрергә булышачак дигән уртак фикер яңгыратты.