

Уфада Яшь галимнәр советлары (СМУ) һәм студентлар фәнни җәмгыятьләренең (СНО) «Традицияләр тирәнлегеннән – технологияләр үренә " дип аталган XIII Бөтенрусия съезды дәвам итә. Съезд – Русиянең яшь галимнәре һәм киләчәктә үз тормышын фән белән бәйләргә һәм галим яки идарәче булырга исәпләгән барлык яшьләр өчен иң мөһим һөнәри мәйданнарның берсе булып тора.
Чара Конгресс-холлда уза. Анда катнашучылар фәнне ничек популярлаштырырга өйрәнә, илнең фәнни сәясәтенең көнүзәк мәсьәләләре буенча проект эшләрендә катнаша һәм Фән һәм технологияләр унъеллыгының төп чарасына, яшь галимнәрнең V юбилей конгрессы программасына тәкъдимнәр эшли.
БРның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты Светлана Мостафина әйтүенчә, съездны уздыруның төп максаты бик тә изге – яшь галимнәрне җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә җәлеп итү.Әйткәндәй, әлеге чара ел саен РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча уздырыла.Съездның бурычлары: фән, бизнес, төбәк бурычларын хәл итү өчен яшь галимнәрнең үзара хезмәттәшлек форматларын үстерү, Русия гражданнары арасында илдәге фән казанышларын популярлаштыру һәм яшь галимнәрнең һөнәри күнекмәләрен үстерү.Үткән XII съезд Владивосток шәһәрендә узган иде. Быел аны үткәрү урыны итеп Башкортстан очраклы гына сайланмаган: республиканың технологик потенциалы гаять зур, бездә мәгариф һәм фәнне үстерү өчен барлык уңай шартлар тудырылган.
Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров республикада фәнне үстерү өчен бар тырышлыгын сала. "Яшь галимнәрне җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү — төбәкнең өстенлекле бурычларының берсе.Башкортстанда эшләүче 4,5 мең галимнең яртысы — 39 яшьтән яшьрәк.Без аларга ярдәм итү чараларын киңәйтәбез, фәнни эшчәнлек өчен заманча, уңайлы экосистема булдырабыз: IQ-парк һәм Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусының геном үзәге эшләтеп җибәрелде һәм актив эшли. Уфаның, Яшьләр фәне башкаласы буларак, яшь галимнәр советларының Бөтенрусия съездын уздыру мәйданчыгы итеп сайлануы безнең өчен куанычлы һәм закончалыклы хәл. Без Русиянең төрле почмакларыннан илебезне яхшы якка үзгәртергә омтылучыяшь һәм талантлы кунакларныкабулитәргә әзер", - ди Радий Фәрит улы.
Шунысы горурлык уята: республика үз алдына амбициоз бурычлар куя һәм бездә югары һәм өстәмә белем алу өчен заманча платформа, проектларны гамәлгә ашыруның уникаль практикалары бар. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан инвестицион климатның милли рейтингында өченче урынны алды. Безнең республика инвесторларга фәннең үсеш дәрәҗәсенә туры килә торган бик күп мөмкинлекләртәкъдим итәргә әзер. Уйлап табуларга бирелгән гаризалар саны буенча безнең төбәк Идел буе федераль округында икенчеурынны алып тора.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 2025 елның язында үткән «Приоритет 2030»программасы кысаларында республика вузлары тарафыннан үсеш проектларын яклауда шәхсән үзе катнашуы да күп нәрсә хакында сөйли.
Радий Фәрит улының проектларны яклаудашәхсән үзе катнашуы яшь тикшеренүчеләргә тагын да күбрәк ышаныч бирә. Нәтиҗәдә, Башкортстанның 4 югары уку йорты 1 млрд сумнан артык финанслау күләме булган проектта җиңүче булды.Бу аларга фәнни инфраструктураны сизелерлек ныгытырга, заманча җиһазлар сатып алырга һ.б.юллар ачачак.
Белешмә: Исегезгә төшерәбез, соңгы 4 елда Башкортстанда фәнне үстерүгә 900 млн сум акча юнәлдерелде. Планнарда-финанслауны тагын да арттыру. Моның кирәклеге турында Башкортстан Башлыгы яшьгалимнәргә мөрәҗәгать итеп әйтте.
"Бүген бездә, сез республика җирлегендә фән белән шөгыльләнә алсын өчен, ярдәм итү мөмкинлекләре зур.Шунда ук әйтәм, киләчәктә без мондый ярдәм күләмен арттырачакбыз. Шул ук вакытта инде, хәзер үк күрәбез, уку миграциясе сальдосы уңай якка үзгәрде. Яшьләр Башкортстанга белем алу өчен килергә, биредә үз карьераларын төзергә тели. Бу бик шәп, - дип билгеләде Радий Хәбиров.– Без сезгә – яшь галимнәргә зур хөрмәт һәм өмет белән карыйбыз.Нәкъ менә сез тиздән безнең республиканы һәм бөтен илебезне алга алып барачаксыз".
Бүген республикада уникаль экосистема булдырыла, анда фән, мәгариф һәм бизнес бердәмритмда эшли.Республикада генетикадан һәм биомедицинадан алып ясалма интеллектка һәм яңа җитештерү технологияләренә кадәр төрле юнәлешләр үсә.
Башкаланың Конгресс-холл бинасында узучы съезд кысаларындакунакларга – Русиянең яшь галимнәренә – Евразия фәненең йөрәген күрсәтү мөмкинлеге бирелде: чараларның бер өлеше IQ-парк һәм кампусның геном үзәге мәйданчыкларында узды.Шулайук съездда катнашучыларны фәнгә сәяхәткә дә чакырдылар: программада гүзәл республикабызның фәнни һәм туристик потенциалын ачу максатында Уфа буйлап фәнни-популяр турлар уздырылды.
Фото: panoramarb.ru
Гөлара Арсланова.