Бар мөмкинлекләрне кулланачакбыз

Арина Ушаридзе, М. Акмулла исемендәге БДПУның студентлар фәнни җәмгыяте рәисе:

Бар мөмкинлекләрне кулланачакбызБар мөмкинлекләрне кулланачакбыз
Бар мөмкинлекләрне кулланачакбыз

Арина Ушаридзе, М. Акмулла исемендәге БДПУның студентлар фәнни җәмгыяте рәисе:

   "XIII Бөтенрусия яшь галимнәр советы һәм студентларның фәнни җәмгыятьләре съездында  булу минем өчен мөһим вакыйга булды. Уфабыз 2000 дән артык галимнәр җыелган федераль мәйданчыкка әверелде. Мондый зур чараның нәкъ Башкортстанда узуына шатбыз, чөнки чын-чынлап горурланыр һәм күрсәтер уңышларыбыз бар. Пленар киңәшмә эшендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул хәбәр иткәнчә, вузара студентлар кампусының икенче чираты 2027 елда кулланышка кертеләчәк һәм бу – студентлар өчен бик яхшы яңалык. Гомумән, съезд берләшмәбезне ныгыту һәм аның фәнни потенциалын күтәрү өчен зур мөмкинлекләр ача. Без аларны үзебезнең университетта фәнне үстерү өчен кулланачакбыз.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас