Яшь галимнәр Конгрессны проектлау турында фикер алышты

Конгресс эшли башлаган вакыттан алып илдәге эре вакыйгаларның берсенә әверелгән.

Яшь галимнәр Конгрессны проектлау турында фикер алыштыЯшь галимнәр Конгрессны проектлау турында фикер алышты
Яшь галимнәр Конгрессны проектлау турында фикер алышты
Бүген көн ахырына таба "Торатау" Конгресс-холлында "Яшь галимнәр Конгрессын проектлау" дип аталган ачык сөйләшү, ягъни диалог, үтте. Фикер алышуларда Русия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Денис Секиринский катнашты. Яшь галимнәр белән сөйләшү барышында төрле темаларга тукталдылар. Темаларның берсе - булачак V  Конгрессы. Юбилей чарасы 2025 елның ахырында үтәргә тиеш. Конгресс эшли башлаган вакыттан алып  илдәге эре вакыйгаларның берсенә әверелгән. Аның  күргәзмә өлеше дә, эшлекле программасы да үтә бай.  Сессия ахырында V Конгрессның  программасына иң яхшы тәкъдимгә катнашучылар арасында  «Putin Team Russia» эксклюзив сувенир продукциясе уйнатылды.  Әлеге сувенир продукциясе Фән һәм технологияләрнең унъеллыгы  кысаларында РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы бренды партнерлыгында әзерләнгән. Партнерлык Русиянең гыйльми үсеше әһәмиятен ассызыклаучы эксклюзив мерч (аерым вакыйга уңаеннан әзерләнүче товарлар сериясе) булдыру һәм тарату аша фән һәм технологияләрне популярлаштыруга юнәлтелгән. 
Исегезгә төшерәбез: Яшь галимнәрнең XIII съездында Русиянең бөтен почмакларыннан, шул исәптә яңа төбәкләрдән: Донецк, Луганск халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән, 1300-гә якын  кеше катнаша. 
Яшь галимнәрнең моннан алдагы съезды 2024 елда Владивостокта үткән. Съездны оештыручы- Русия Федерациясе президенты каршындагы фән һәм белем өлкәсе советының фән һәм мәгариф өлкәсендәге яшьләр эшләре буенча координацион совет (КорСовет). Чара РФ Фән һәм югары белем министрлыгы булышлыгында үткәрелә.  Уфада барган съезд БР Хөкүмәте булышлыгында үтә.  
 
Яшь галимнәр Конгрессны проектлау турында фикер алышты
Яшь галимнәр Конгрессны проектлау турында фикер алышты
Яшь галимнәр Конгрессны проектлау турында фикер алышты
Яшь галимнәр Конгрессны проектлау турында фикер алышты
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас