

Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Уфада вузара кампус төзелешен моңарчы күрелмәгән дип атады.
РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Денис Секиринский Уфада вузара студентлар кампусын төзүне “заманча, бөтенләй моңарчы күрелмәгән төзелеш һәм фәнни инфраструктураны агрессив үстерү” дип атады. Бу хакта ул Башкортстан башкаласында эшли башлаган Яшь галимнәр һәм студентлар фәнни җәмгыятьләре советларының XIII Бөтенрусия съездының пленар утырышында белдерде.
– Масштабы буенча 50-60нчы елларда Новосибирскта Академшәһәрчек төзелешен генә шундый ук дип атый алам. Хәзер бу – чыннан да моңарчы күрелмәгән, мегасайенс класслы инфраструктура һәм фән һәм икътисад, фән һәм дәүләт, фән һәм мәгариф хезмәттәшлеген киңәйтүгә юнәлдерелгән мөһим инструментлар җыелмасы. Республика төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше рейтингында алдынгы урыннарны били. Ә тикшеренүләр үткәрү өчен мохит оештыру буенча субрейтингта Башкортстан, гомумән – 1 урында. Ул бу төбәктә тикшеренүчеләргә никадәр уңайлы булуын күрсәтә, – диде министр урынбасары.
Федераль спикер фән өчен тотрыклылык һәм эзлеклелек мөһим, дип ассызыклады. Бу гаять зур өлкә: 700 меңгә якын кеше тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсендә эшли, 4 меңнән артык оешма тикшеренү һәм эшләнмәләр белән шөгыльләнә.