Уфада Яшь галимнәр съезды ачылды

Чара өч көн дәвам итәчәк. 

https://bashgazet.ruhttps://bashgazet.ru
https://bashgazet.ru

Бүген, 2 июльдә, Уфадагы “Торатау” конгресс-холлында XIII Бөтенрусия Яшь галимнәр советы һәм Студентларның фәнни берләшмәләре съезды үз эшен башлады.

“Традицияләр тирәнлегеннән – технологияләр биеклегенә кадәр” дип аталган чарага илнең төрле төбәкләреннән яшь галимнәр, студентлар берләшмәләре әгъзалары, дәүләт ярдәме алган яшь галимнәр, Русия Президентының фән һәм инновацияләр өлкәсендә яшь галимнәр өчен премиясе лауреатлары, фән, технологияләр һәм югары белем бирү өлкәсендә идарә итү кадрлары резервын үстерү программасын тәмамлаучылар, яшләрнең төрле гыйльми берләшмәләре вәкилләре җыелды.

– 13нче тапкыр үтә торган зур чараның төп максаты һәм бурычы – яшь галимнәргә Русиянең фәнни-техник сәясәте нигезләре һәм яңалыклары турында мәгълүмат җиткерү, алар өчен нинди өстенлекле юнәлешләр, законнар чыгару башлангычлары, ярдәм итү кораллар булуы турында белдерү. Чарада катнашкан гыйльми оешмалар лидерлары арытаба бу хакта үз төбәкләрендә сөйләячәк.

Икенче бурычыбыз – яшь галимнәрнең идеяләрен һәм инициативаларын бергә туплау. Без, оештыручылар буларак, аларны җыеп, рәсмиләштерәчәкбез, һәм безнең бурыч – аларны арытаба тоташ илгә тарату, ил җитәкчелегенә җиткерү.

Өченче бурыч – яшь галимнәр берләшмәләрен берләштерү. Бүген Русиядә алар меңгә якын. Алар аралашырга, үзара фикер уртаклашып эшләргә тиеш, чөнки мондый бәйләнешләр еш кына көчле фәнни нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, – диде оештыручылар исеменнән “Курчатов институты” гыйльми-тикшеренү үзәгенең мегасайенс проектлары буенча директор урынбасары, РФ Президенты каршындагы Фән һәм югары белем бирү буенча советның Фән һәм мәгариф өлкәсендә яшьләр эшләре буенча координация советы рәисе Никита Марченков.

Өч көн дәвам итәчәк чара барышында 50дән артык мәйданчык эшләячәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас