Фән һәм технологияләр унъеллыгы яшь галимнәргә яңа мөмкинлек ача

Уфада XIII Бөтенрусия яшь галимнәр һәм Студентлар фәнни берләшмәләре советлары съезды бара. 

https://bashgazet.ru/https://bashgazet.ru/
https://bashgazet.ru/

Уфада XIII Бөтенрусия яшь галимнәр һәм Студентлар фәнни берләшмәләре советлары съезды үз эшен дәвам итә.

Яшь галимнәр төрле мәйданчыкларда оештырылган фикер алышуларда, панель дискуссияләрдә, осталык дәресләрендә актив катнаша.

“Фән һәм технологияләр унъеллыгы: бөтенесе өчен дә инициативалар" панель дискуссиясендә сүз Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Фән һәм технологияләр унъеллыгы, анда билгеләнгән башлангычлар, проектлар һәм чаралар турында барды.

– Унъеллыкның төп максатлары – яшләрне фән һәм технологияләр өлкәсенә җәлеп итү, тикшеренүчеләрне ил һәм җәмгыять өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтү һәм халыкның Русия фәненең казанышлары турында белемен арттыру, – дип билгеләде РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгының Фәнни-технологик үсеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Али Асадов.

Ул яшләрне унъеллык чикләрендә үтә торган чараларда актив катнашырга, мөмкинлекләр белән киң файдаланырга чакырды. Әйткәндәй, унъеллыкның төп чараларының берсе саналган Яшь галимнәр конгрессы быел ноябрдә “Сириус” белем бирү үзәгендә бишенче тапкыр үткәрелә.

Дискуссия мәйданчыгында чыгыш ясаучылар Фән һәм технологияләр унъеллыгында билгеләнгән инициативалар турында җентекле мәгълүмат бирде, аларга ярашлы эш алып баручылар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас