

2-4 июльдә Уфада XIII Яшь галимнәр һәм студентлар фәнни җәмгыятьләренең Бөтенрусия съезды эшлиячәк. Бүген Мәскәү, Тула, Донецк, Воронеж һ.б. шәһәрләрдән килгән яшь галимнәр вузара экскурсияләрдә булды. Кунаклар ике маршрут буенче сәяхәт кылды: аның беренчесе информацион технологияләргә кагылышлы "Пифагор. IT-Ufa" дип аталса, икенчесе гуманитар юнәлешле "Сократ" дигән атамалы иде. Кунаклар Евразия гыйльми-белем үзәгенең вузара студентлар кампусы лабораторияләрендә, СПАРКС киберспорт һәм спорт программалаштыру үзәгендә булдылар, шулай ук суперкомпьютер, робот-ярдәмчеләр, IT-компанияләрнең алдынгы технологияләре белән таныштылар.
БР Гыйльми-белем үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе Олеся Баранова кунакларны сәламләгәндә, "Сократ һәм "Пифагор" маршрутларының уникальлеген билгеләде. Маршрутлар Башкортстан вузлары һәм фәнни оешмалары тарафыннан әзерләнгән. Алар эченә вузара кампустан һәм университетлардан тыш, музейлар, җитештерү мәйданнары да керә. Кыска гына вакыт эчендә кунаклар төрле юнәлешләр белән кызыксына алдылар.
Съездда катнашучылар кампусның иң кызыклы лабораторияләренә күз салды. "Берлога" киберфизик инновацияләр остаханәсе маршрутта беренче тукталыш булды. Биредә яшьләр технологияләр дөньясына чума. Кунаклар шулай ук киберфизика остаханәсенә дә керде. Биредә 10 яшькә кадәрле укучылар шөгыльләнә ала, шулай балалар һәм зурлар өчен уртак курслар да бар.
"Ростелеком" маршруттагы чираттагы тукталыш булды. Биредә кунаклар кызыклы технологик яңалыклар белән таныштыл. Мәгълүм булуынча, Евразия гыйльми-белем үзәге галимнәре әзерләгән 9 фәнни-популяр тур эшли, алар исә төбәкнең гыйльми һәм туристик куәтен күрсәтә.
"Сократ" маршруты Р. Г. Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын һәм Уфа дәүләт нефть-техник университеты мәйданнары белән таныштыруны да үз эченә алган иде.
Яшь галимнәр археология һәм этнография музеенда данлыклы "Сармат алтыны"н һәм этнографик коллекцияләрне карадылар. Акмулла исемендәге университетта исә рус теле буенча вуз проектлары белән таныштырдылар.
Шунысын билгелик: съездның төп максаты - яшь галимнәрне җәмгыятебез һәм илебезнең мөһим бурычларына чишүгә җәлеп итү. Яшь галимнәр һәм студентлар фәнни җәмгыяте съезды ел саен Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча үткәрелә һәм ул Фән һәм технологияләрнең унъеллыгы (2022-2031 еллар) чаралары исәбенә кергән.
Съезд эшендә илебезнең төрле почмакларыннан җыелган меңнән артык кунак катнаша. Шул исәптә яңа төбәкләр: Донецк, Луганск халык республикаларыннан килгән яшь галимнәр дә бар. Шулай ук Белоруссия, Казахстан, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Кыргызстаннан да килгәннәр.
Съездның эшлекле программасына 50дән артык чара керә.