

Съездның төп максаты: яшь галимнәрне җәмгыять һәм илебез үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә җәлеп итү. Яшь галимнәр советлары һәм студентлар фәнни җәмгыятьләре съезды ел саен Русия Федерациясе йөкләмәсе буенча уздырыла һәм фән һәм технологияләр унъеллыгы (2022-2031 еллар) чаралары исәбенә кертелде.
XIII съездның эшлекле программасы 50дән артык чарадан тора. Ачылу тантанасы барышында Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрованың видеомөрәҗәгате дә яңгыраячак, диләр.
Зур кимәлдәге съездның төп чарасы «Традицияләр тирәнлегеннән технологияләр түбәсенә кадәр» пленар утырышы булачак.
Фото: «Башинформ».