Мәгариф, мәгърифәт
25 июнь 2025, 18:37

Йөз балл алучыны ничек «үстерергә"?

Уфа лицее директоры белән әңгәмә.

Йөз балл алучыны ничек «үстерергә"?Йөз балл алучыны ничек «үстерергә"?
Йөз балл алучыны ничек «үстерергә"?

Уфа лицее директоры белән әңгәмә.

    Шушы көннәрдәбарлыкреспублика массакүләм мәгълүмат чаралары Башкортстандагы гаҗәеп казаныш – Уфаның унберенче сыйныф укучысы Алексей Лобовның физика, информатика һәм профильле математика буенча БДИда өч тапкыр йөз бал алуы турында яздылар.

   «МГ» корреспонденты атаклы чыгарылыш сыйныф укучысы укыган Уфаның 153 нче санлы лицее директоры Алле Скалинага берничә сорау биргән.

   - Алла Николаевна, уку йорты җитәкчесе буларак, бердәм дәүләт имтиханында йөз балл җыючыларны әзерләгән коллективның серен ачыгыз әле. Бәлки, сезнең лицейда югары балл җыючыларны «үстерү" буенча үзенчәлекле методика бардыр, лицей буенча мондый югары нәтиҗәләр беренче ел гына билгеләп үтелми бит?

   - Безнең лицей – югары уку йортында урнашкан бик аз уку йортларының берсе.Укумохитеүзе – УУНиТтабулу, күп санлы интеллектуаль чаралар, лицейчыларның Бөтенрусия укучылар олимпиадаларында, югары уку йортларының олимпиадаларында йөз процент катнашуы һ.б. һәр баланы уңышлы итә.

   -Республика тарихында беренче тапкыр 300 балл җыючы булган уникаль укучыгыз турында бераз сөйләгез әле. Ул кайда укырга керәчәк?

   - АлексейЛобов153нче лицейда 10 нчы сыйныфтанукый. Ул бу лицейны 9 нчы сыйныфтан соң технологик профильле фәннәр буенча репетиторлар ярдәменнән башка сыйфатлы әзерлек алу өчен аңлы рәвештә сайлаган.

   Унынчы һәм унберенче сыйныфларны Алексейбарлык предметларбуенчаеллыкбик яхшы билгеләрбеләнтәмамлады. Төгәл фәннәр һәм IT-технологияләр белән мавыгып, ул мәктәп дәресләре белән параллель рәвештә, Яндекс-лицейда сәнәгать программалаштыруы буенча курсны да тәмамлады.Бушвакытларындаул шахмат беләнмавыгаһәм олылар арасында өченче разрядка ия.Мәктәп фәннәре арасында АлексейЛобоваеруча физика, математика һәм информатиканы ярата.Улүзенең киләчәк белемен һәм карьерасын шушы дисциплиналар белән бәйләргә планлаштыра.

   - Алла Николаевна, сезнеңчә, югары баллар алу өчен репетиторлык кирәкме?

   - Лицейда профильле предметларга бирелә торган сәгатьләр саны БДИга сыйфатлы әзерләнү өчен җитәрлек дип саныйм.

    - Укучылардан нәрсәгә өйрәнеп була?

    - Креативлык,караркабул итүдә кыюлык, үз көчеңә ышанычка.

    - БДИ тапшырасы кешеләргә сез нинди киңәшләр бирә алыр идегез?

    - Үз-үзләренә ышану һәм имтиханнарда яхшы баллар алуларын һәм, нәтиҗәдә, югары уку йортына керүләрен телим.

   Фотоны: mgazeta.com

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас