Мәгариф, мәгърифәт
24 июнь 2025, 14:26

Яшь галимнәр медицина химиясе буенча фикер алыша

“Яшь галимнәр” сабантуе да үтәчәк.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Уфаның вузара кампусында яшь галимнәр өчен медицина химиясе буенча конференция эшли башлады.

Вузара Уфа кампусы резиденты, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Башкорт дәүләт медицина университеты яшь галимнәр өчен медицина химиясе буенча өченче мәктәп-конференция уздыру мәйданчыгына әверелде. Мәктәп эшендә остазлар һәм лекторлар сыйфатында илнең әйдәп баручы галимнәре катнаша.

– Башкорт дәүләт медицина университетының барлык башлангычлары да дәвамы һәм логик тәмамлануы булган проектларда тормышка ашырыла. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров исеменнән яшь галимнәрнең медицина химиясе буенча өченче бөтенрусия мәктәп-конференциясе ачылуы белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте мәктәптә катнашучыларга Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина һәм нәтиҗәле эш теләде.

Конференциянең төп юнәлешләре молекуляр модельләштерү, биологик актив матдәләр синтезы, клиникага кадәр тикшеренүләр, даруларны китерү системасына кагыла. Программада докладлар, флеш-докладлар, мастер-класслар, экскурсияләр, “Яшь галимнәр” сабантуе һәм башкалар бар.

Мәктәпнең эше 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас