Мәгариф, мәгърифәт
24 июнь 2025, 13:58

Интернет аша да вузга укырга керергә була

“Дәүләт хезмәтләре”ндә “Тормыш ситуациясе” сервисы эшли башлады.

Башкортстанда яшәүчеләр югары уку йортына интернет аша да укырга керә ала. Эш шунда: “Дәүләт хезмәтләре” порталында вузга керүчеләр өчен “Тормыш ситуациясе” сервисы эшли башлады: www.gosuslugi.ru/vuzonline.

Ул абитуриент күрсәткән параметрлар буенча белгечлекне һәм уку йортын сайларга мөмкинлек бирә.

Түбәндәге параметрларны күрсәтергә була:

- БДИ баллары һәм предметлар;

 - югары уку йортының урнашу урыны;

- тулай торак һәм хәрби кафедра булу;

- теләгән уку формасы – көндезге яки читтән торып уку.

Сервис аша белем бирү программаларын чагыштырырга һәм бюджет урыннары турында мәгълүмат алырга мөмкин. Студентка югары уку йортлары турындагы мәгълүматларны төрле сайтлардан эзләргә кирәкми. Шулай ук аның аша конкурс исемлекләрендә үз урыныңны күзәтеп барырга мөмкин.

Югары уку йортына керү өчен документларны 2025 елның 20 июненнән кабул итү комиссиясенә бармый гына тапшырырга мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас