Мәгариф, мәгърифәт
20 июнь 2025, 08:21

Килешү төзелде

ПСБ банкы Уфадагы вузара кампус төзелешенең финанс партнеры булачак.

Килешү төзелдеКилешү төзелде
Килешү төзелде

ПСБ банкы Уфадагы вузара кампус төзелешенең финанс партнеры булачак.

   Хезмәттәшлек турында килешү 19 июньдә XXVIII Петербург халыкара икътисадый форумында имзаланды. Документка Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм ПСБ рәисе Петр Фрадков кул куйды.

   Исегезгә төшерәбез, беренче чират кысаларында Уфа кампусында күп функцияле IQ-парк һәм геном үзәге ачылды.

Пландаукыту-лаборатория корпусы, шулай ук студентлар һәм укытучылар өчен кунакханә комплексы төзү. Объектларның гомуми мәйданы 140 мең кв. метрдан артып китәчәк. Радий Хәбиров банк җитәкчелегенә проект белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

   “Сезнең

белән эшләү уңайлы. Бу сезнең өчен дә кызыклы проект булыр дип уйлыйм. Сезнең кебек партнер безнең өчен бик мөһим, – дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы. - Кампуслар төзү темасы популярлаша бара. Хәзер аларны илнең 30 төбәгендә төзиләр, ә без беренче сайлап алуга эләгә алдык, анда шундый сигез объект керде. Республика өчен бу бик амбициоз проект.

   “Фән һәм мәгарифне үстерү

-илнең технологик суверенитетының нигезе. Уфада дөнья дәрәҗәсендәге кампус булдыру милли масштабтагы бурычларны хәл итәргә сәләтле яңа буын белгечләр әзерләү өчен мөмкинлекләр ача, - диде банк рәисе Петр Фрадков. - ПСБ Русиянең интеллектуаль һәм инновацион потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән инициативаларны эзлекле рәвештә хуплый. Ышанам ки, әлеге проект Евразия фәнни-мәгариф үзәге студентлары өчен яңа перспективалар тудырачак һәм дәүләт, фән һәм финанс секторының нәтиҗәле партнерлыгы үрнәге булачак.

 Фото

: glavarb.ru й                         

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас