Фән һәм сәнәгать бергә атлый

Вузара кампус студентларының проекты предприятиеләрдә кулланыла башлады.

Фән һәм сәнәгать бергә атлыйФән һәм сәнәгать бергә атлый
Фән һәм сәнәгать бергә атлый

Вузара кампус студентларының проекты предприятиеләрдә кулланыла башлады.

   Уфаның вузара кампусы студентлары эш процессларын контрольдә тотуны автоматлаштыру өчен INSPECTO платформасын эшләгән иделәр. Ул кәгазь инструкцияләрне һәм телдән күрсәтмәләрне санлы чек-битләр, дашбордлар һәм уңайлы интерфейс белән алыштырып, компанияләргә тәртип урнаштырырга ярдәм итә. Проект республиканың җитештерү предприятиеләрендә инде гамәлгә кертелгән дә.

   Стартап Уфа фән һәм технологияләр университетының проект офисы ярдәмендә булдырылган. «Яңа Бизнес территориясе» программасы талантлы студентларга үз идеяләрен үстерергә ярдәм итә.

   – Система сәнәгатьтә һәм төзелештә аеруча мөһим, - ди икътисад, идарә һәм бизнес институты студенты Лев Гаритов. – Безнең максат – санлы чек-битләр ярдәмендә процессларны җайга салуны гадиләштерү. Бу хәвефләрне киметәчәк, вакытны янга калдырачак һәм эш нәтиҗәлелеген арттырачак.

   INSPECTO хисапка вакытны 60 процентка, куркынычсызлыкка чыгымнарны 49 процентка кыскарта һәм хезмәт җитештерүчәнлеген 35 процентка арттыра. Платформа инде җитештерү мәйданчыкларында кулланыла.

   2024 елда проект Angel Day инвесторлары белән очрашуда Россиянең иң яхшы университет стартаплары арасында унынчы урынны алды.

   Башкортстан – Русиянең

алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе. Биредә фән һәм сәнәгать актив хезмәттәшлек итә. 2022 елдан 2024 елга кадәр 400дән артык инновацион проектка ярдәм итүгә 1,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Предприятиеләр дәүләт ярдәме чараларыннан инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм үзәге, инновацияләргә ярдәм фонды һәм Технологик үсеш агентлыгы кебек технологик үсеш институтлары аша файдалана алалар.

Фото

: belokatay.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас