Уйлап табу активлыгы югары

Югары уку йортлары арасындагы кампус резиденты уйлап табу активлыгының югары дәрәҗәсен күрсәтте.

Уйлап табу активлыгы югарыУйлап табу активлыгы югары
Уйлап табу активлыгы югары

Башкортстан уйлап табу активлыгы югары булган топ-10 төбәккә керде, шул исәптән медицина технологияләре буенча да.

Экспертлар моны фәнни-тикшеренү үзәкләре һәм югары белем бирү оешмалары булуы белән аңлатты. Медицина технологияләрнең уйлап табулар саны буенча алда баруын вузара кампус резиденты, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Башкорт дәүләт медицина университеты күрсәтә.

– Безнең Башкорт дәүләт медицина университеты бүгенге көндә медицина фәнен үстерү буенча лидерларның берсе. Университет интеллектуаль милекнең, уйлап табуларның уникаль портфелен формалаштыра, алар, үз чиратында, гражданнарыбызның сәламәтлегенә турыдан – туры өлеш кертеп, авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауның яңа, нәтиҗәлерәк методларына реаль адым булып тора, - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасының Фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.

Соңгы дүрт елда Башкортстан медицина югары уку йортында теркәлгән уйлап табулар саны 4 тапкырга диярлек (19 дан 71 гә кадәр), мәгълүматлар базасында 10 тапкырга (3 тән 30 га кадәр) артты, беренче тапкыр 4 товар билгесе теркәлде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас