Балалар уеннары һәм уенчыклары җитди игьтибарда

Чираттагы этабына йомгак ясалды.

Балалар уеннары һәм уенчыклары җитди игьтибардаБалалар уеннары һәм уенчыклары җитди игьтибарда
Балалар уеннары һәм уенчыклары җитди игьтибарда

Чираттагы этабына йомгак ясалды.

 

Балаларны яклау көнендә Русиянең «Белем» җәмгыяте һәм «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган конкурсның чираттагы этабына йомгак ясалды. Илнең 34 төбәгеннән килгән, каралган 149 проект арасыннан эксперт советы 62 иң яхшы эшне, шул исәптән Башкортстан Республикасыннан «Читарики-звукарики» өйрәтү уенын да сайлап алды

30 еллык стажы булган тәҗрибәле педагог-психолог тарафыннан эшләнгән «Читарики-звукарики» уены “сюжетлы-образлы уен” номинациясендә тәкъдим ителгән. Киләсе этапта катнашучыларга партнер компанияләр остаханәләрендә үз эшләнмәләренең эшче прототипларын төзергә туры киләчәк.

Конкурсның финалында «Русия» милли үзәгендә балалар уеннары һәм уенчыкларының масштаблы фестивале узачак. «Туган уенчык» конкурсына Русиянең 89 төбәгеннән барлыгы 28 мең гариза бирелгән. 17-26 майда «ВКонтакте» социаль челтәрендә узган халык тавыш бирүендә 46 мең кулланучы катнашты. Төрле профильдәге 62 белгечтән торган эксперт комиссиясе проектларны күп төрле критерийлар буенча бәяләде.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас