

Башкортстанның башкаласы Уфада үтүче “Китап Бәйрәме” Халыкара китап ярминкәсенең икенче көне дә матур очрашуларга бай булды.
Русиянең халык артисты, балерина, театр һәм кино актрисасы Илзе Лиепа әлеге чара китап сөючеләрне берләштерә дип саный.
– Юлларым соңгы вакытта еш кына Уфага алып килә һәм мин моңа бик шат. Күптән түгел без биредә үз фондыбызның иң төп проектларының берсе булган “Изге яз” балалар-яшүсмерләр биюенең милли премиясен уздырдык. Без башкорт коллективлары, районнардан коллективлар, бик күп кешеләр белән таныштык. Миңа калса, мондый китап ярминкәсе һәм, гомумән, мондый зур бәйрәм уздыру идеясе – бик мөһим. Кичә һәм бүген мәйданда музыка уйный, балалар көлүе яңгырап тора, болар барысы да халыкны берләштерә. Бик күп кунаклар килә. Мин сезгә Петербург аркылы Петрозаводскидан килдем. Без Петрозаводскиның төп китапханәсен җитәкләүче Марина Никишина белән Уфада очрашу турында килештек. Биредә төрле төбәкләрдән килгән кешеләрнең юллары кисешә. Бу бик шәп, – диде ул.
Илзе Лиепа “Китап Бәйрәме”нең яшьләрне, барыннан да элек балаларны җәлеп итүенә аерым тукталды.
– Минемчә, без, өлкәннәр, китап балаларыбызның тормышының бер өлеше булсын өчен мөмкин булганны гына түгел, мөмкин булмаганны да эшләргә тиеш. Балаларыбыз китап яратсын өчен мөмкин булмаганны да эшләргә кирәк. Мин, әни буларак, кызыма китапны тотып укып була, аның күлмәге бар, үз исе бар, битләрен актарганда үз тавышы бар дип аңлатырга тырышам. Һәм, һичшиксез, мондый бәйрәм балалар һәм яшьләр аудиториясе китап белән кызыксынсын, үзләре өчен күңелләренә хуш килгәнне эзләсен, китап аларның тормышларының бер өлеше булсын өчен ярдәм итә, – дип билгеләде сәхнә йолдызы һәм бәйрәм киләчәктә тагын да үссен дигән теләген җиткерде.