

БР Язучылар союзы йортын ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия китап союзы президенты Сергей Степашин, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия "Белем" җәмгыятенең генераль директоры Максим Древаль, "АСКИ" китап нәшриятлары ассоциациясе президенты Константин Чеченев катнашты. Чара "Китап бәйрәме" III Халыкара китап ярминкәсе чикләрендә үтте.
Язучылар союзы йорты Уфа шәһәре Коммунистик урамының 34 нче санлы бинасында, элекке Поликарпов йортында урнашкан. Әлеге бина - архитектура һәм XX гасыр тарихы һәйкәле.
Төзүчеләр бинаның түбәсен яңарткан, нигезен ныгыткан, тышкы диварларын тазартып, буяган, шулай ук, тарихи кыяфәтенә ярашлы, архитектура-сәнгать элементларын яңарткан. Язучылар союзы йорты янындагы "Уфа юкәләре" әдәби бакча да, ягъни сквер, төзекләндерелгән.
Төбәк җитәкчесе язучыларны истәлекле вакыйга белән котлады, иҗади уңышларга өлгәшкәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Русия китап союзы президенты Сергей Степашин үзенең чыгышында соңгы елларда Башкортстанның илнең көчле әдәби төбәкләренең берсенә әверелүен билгеләде. "Яхшы авторлар, властьның китапка, сүзгә яхшы мөнәсәбәте - боларның барысы илнең бүгенге үсеше өчен бик мөһим",- диде ул.
БР Язучылар союзы рәисе Айгиз Баймөхәммәтов тарихи бинаны яңартуда, республика авторларының әсәрләрен танытуда ярдәм күрсәтүе өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт хисләрен җиткерде.
***
Башкортстан җитәкчесе һәм тантана кунаклары яңарыш кичергән тарихи бинаны карадылар. Биредә яшьләргә иҗади үсү һәм төрле тематик чаралар үткәрү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Ватанны яклаучыларга багышланган китап күргәзмәсен карадылар, махсус хәрби операция турында әсәрләр язган авторлар белән фикер алыштылар. Кунаклар нәшрият эшчәнлегенә булышлык күрсәтелгәне өчен республика җиткәкчелегенә рәхмәт белдерде.
"Без бинаны яңарттык, ә хәзер Язучылар союзының бурычы - биредә тормыш кайнап торсын өчен кулыннан килгән бөтен эшләрне башкару. Яңартылган йортка һәм бакчага яшь һәм сәләтле авторлар килсеннәр, актуаль темалар буенча фикер алышсыннар", -дигән изге теләкләрен җиткерде Радий Фәрит улы.