

Бүген, ягъни 30 майда, БР Башлыгы Радий Хәбиров Русия "Белем" җәмгыятенең генераль директоры Максим Древаль белән очрашты. Максим Древаль Уфага III Халыкара "Китап бәйрәме" ярминкәсендә катнашырга килде.
- "Белем" җәмгыяте белән хезмәттәшлек итү безнең өчен бик мөһим. Русия президенты оешманы модернизацияләү фәрманын бирде, без актив рәвештә ул бурычны үтәүгә тотындык. Безнең төбәк бүлеге һәрвакыт актив булды, хәзер исә без барлык структуралар белән хезмәттәшлекне көчәйттек. 2025 елда гына 20 меңнән артык тыңлаучы өчен 300 меңнән артык лекцияләр үткәрелде", -диде республика җитәкчесе Русия "Белем" җәмгыятенә рәхмәт белдереп.
"Белем" җәмгыятенең генераль директоры Максим Древаль, төбәк бүлеге үсешенә салган өлеше өчен, БР Башлыгына рәхмәт белдерде. "Без төбәктә барлык проектларыбызны тормышка ашырабыз. Республикада яшәүчеләр аларда актив катнаша һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Мәсәлән, ата-аналар инициативалары конкурсында Башкортстан 74 проекты белән икенче сезонда җиңүчеләр саны буенча лидер булды. Конкурста барлыгы 687 мәктәп катнашты, бу исә һәр икенче белем йорты дигән сүз. Бу бик яхшы нәтиҗә",- дигән җылы сүзләрен җиткерде кунак.
Яклар республика муниципалитетларында мәгърифәт-агарту эшчәнлеген арытаба үстерү, телевидение, мәктәпләр һәм вузлар өчен "Белем" җәмгыятенең бушлай контентын файдалану мәсьәләләрен тикшерде. "Белем" җәмгыятенең сентябрьдә үтәчәк марафонында Башкортстан төбәк мәйданы булачак дигән фикер яңгырады. Марафон фән, атом сәнәгате юбилеена, һәм киләчәк технологияләренә багышланачак.
Очрашу соңында Радий Хәбиров һәм Максим Древаль Башкортстан Хөкүмәте белән Русия "Белем" җәмгыяте арасындагы килешүгә кул куйды. Килешүне гамәлгә ашыру лекторлар җәмгыятьләрен үстерергә, яшь белгечләрне агарту эшләренә җәлеп итәргә, шулай ук аларның үсеше өчен уңайлы шартлар тудырырга булышачак.
БР Башлыгы сайтыннан.