Оксана Федорова осталык сәгате үткәрәчәк

Ул "Китап-Бәйрәм" форумында беренче тапкыр гына түгел.

Оксана Федорова осталык сәгате үткәрәчәкОксана Федорова осталык сәгате үткәрәчәк
Оксана Федорова осталык сәгате үткәрәчәк

Оксана Федорованы күпләр матурлык конкурсында җиңүче һәм "Хәерле төн, нәниләр!" телевизион тапшыруы алып баручысы буларак беләдер. Соңгы вакытларда ул үзен язучы ролендә дә сыный. "Литрес" сайтында аның "Шәхси брендыңны булдыр" китабы белән танышырга мөмкин. Күптән түгел аның хәйрия фонды "Зур сугышның кечкенә геройлары" күптомлыгын нәшер иткән.
Оксана Федорова "Китап-Бәйрәм" форумында беренче тапкыр гына түгел. Ул журналистларга Уфага теләп һәм яратып килүен әйтте. Хәзерге гади булмаган вәзгыятьтә Сүзнең роле зур булуын, форумның җитди максатларга хезмәт итүен билгеләде.
Ул әле республиканың матур табигате белән танышырга өлгермәгән, әмма киләчәктә бу теләген тормышка ашырачак. Бу форумның өр-яңа әдәби әсәрләргә җирлек булуын телим, диде ул. Бүген ул бәйрәм кунакларына осталык дәресе күрсәтә.

"Тулпар" журналы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас