

Бәйрәмгә килүчеләрне бай программа көтә, алар арасында – күренекле кешеләр белән очрашулар, осталык дәресләре, иҗади күчтәнәчләр.
Һәркем биредән фәһемле, кызыклы һәм яңа мәгълүмат алып кайтып китә ала. Мәсәлән, ярминкә кунакларына нәкъ шундый мәгълүматларны язучы, профессор Александр Черемин бирде.
Александр Черемин – тарихчы. Ул Русия һәм чиктәш дәүләтләр тарихы буенча китаплар яза, геосәясәт, антитеррор, фалеристика, хәрби тарих, туган якны өйрәнү, күренекле эшлеклеләрнең биографиясе, генеалогия, юкка чыккан дәүләтләр тарихларын өйрәнә. Бүгенге китап бәйрәмендә Александр Черемин кызыклы иҗади очрашу үткәрде, яңа әсәрләрен тәкъдим итте. Язучы 50 еллап тарих белән кызыксына. Ул туган якны өйрәнүгә дә зур игътибар бүлә. Терроризм белән көрәш шулай ук аның иҗатында зур урын алып тора.
Александр Череминның эшендә төп максаты – тарихны дөрес итеп күрсәтү. Аңа кайвакыт фальсификация очраклары белән дә очрашырга туры килгән, мондый вакытта ул дөрес булмаган мәгълүматны бирмәгән. Язучы үз иҗатында детальләргә һәм тарихи нечкәлекләргә игътибар итә.
Ул “Китап-Байрам”га яңа китапларын да алып килгән. Ярминкә кунагы кешеләрнең китапларда аеруча “кайнар фактлар” китерелүне яратуын билгеләде. Язучы ярминкәнең югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм чараның әһәмиятле булуын белдерде.
"Кызыл таң" сайтыннан.