Илеш кызы Ләйлә Путин белән очрашты

Президент аңа бәрәңге утыртуы турында сөйләде, кызыклы чагыштыру китерде һәм уңышлар теләде. 

https://vk.com/club134275114https://vk.com/club134275114
https://vk.com/club134275114

Илеш районы Югары Яркәй авылыннан Ләйлә Шәрипова ил Президенты Владимир Путин белән очрашуда катнашты. “Русия – мөмкинлекләр иле” оешмасының күзәтчелек советы кысаларында Кремльдә оештырылган бу чарага ул Милли технологик олимпиада җиңүчесе буларак чакырылды.

Чарада күзәтүчеләр советы әгъзалары, төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңүчеләр катнашты. Президент әйтүенчә, “Русия – мөмкинлекләр иле” платформасының эше төрле яшьтәге кешеләрнең кызыксынуларын исәпкә ала, ә аның төп бурычы – яшәү урынына, һөнәренә яки керем дәрәҗәсенә карамастан, илнең барлык гражданнары өчен үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруның бердәм киңлеген булдыру. Бу платформада мәктәп укучылары өчен дә проектлар бар. Милли технологик олимпиада аеруча популяр. Т.Рахманов исемендәге Югары Яркәй авылы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ләйлә Шәрипова нәкъ шушы олимпиадада җиңгән дә инде.

17 яшьлек кыз Владимир Путинга олимпиадада катнашу аның тормышын ничек үзгәртүе турында сөйләде.

– Без гаиләдә өч кызбыз. Әти-әни безне кечкенәдән эшкә өйрәтте. Мәсәлән, без бергә бәрәңге утыртабыз, велосипедлар төзәтәбез, газон кисәбез. Безнең территория шактый зур, элекке үлән чапкыч бик гади иде, ул еш ватылды. Әти аны төзәткәндә безне ярдәмгә чакыра иде, шул вакытта барлык механизмнарны, аларның ничек эшләвен аңлата иде. Барысы да шуннан башлангандыр дип уйлыйм: мин физика белән кызыксына, технологияләр белән мавыга башладым, – диде Ләйлә.

Милли технологик олимпиадада катнашырга булгач, кызның технологияләр белән кызыксынуы тагын да арта. “Диңгезне тикшерүнең робототехник системалары” юнәлешен сайлыйлар. Командасы җиңүгә ирешә. Һәм олимпиада нәтиҗәләре буенча аны “Берлога” милли киберфизик платформаның амбассадоры булырга чакыралар.

“Русия – мөмкинлекләр иле” платформасы миңа алга таба үсү юнәлешен бирде, дип уртаклашты Ләйлә. Президент кызның чыгышын “Шәп!” дип бәяләде һәм аның апалары нәрсә белән шөгыльләнүе турында да кызыксынды.

– Минем игезәк сеңлем бар, ул тормышын медицина белән бәйләргә теләде. Өлкән апам да медицина юлын сайлады, медицина вузының бишенче курсын тәмамлый, – дип җавап бирде Ләйлә.

Владимир Путин Ләйләгә уңышлар теләде һәм робот техникасы өлкәсендә үсеш мөмкинләрен билгеләде.

– Бәрәңге дигәннән, үз вакытында мин дә әти-әни белән бәрәңге утырттым. Бәрәңге утырту, аннары утау җиңел эш түгел. Робот техникасы – беренче карашка, кызыклырак, – диде ил җитәкчесе. – Син үзеңне бик перспективалы эшчәнлек өлкәсендә тапкансың, мин бик шатмын. Робот техникасы – Русия Хөкүмәтенең игътибар үзәгендә торган үсеш юнәлешләренең берсе. Монда эш өчен гаять зур киңлек бар. Бездә әле бу өлкәдә бик күп эшлисе. Әмма бездә бик яхшы нигез бар, шуңа уңыш булачагына шикләнмим. Мин сиңа шушы уңышны телим.

https://vk.com/club134275114
https://vk.com/club134275114
https://vk.com/club134275114
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас