Мондый практикалар илдә юк әле

Кичә, 27 майда, Уфаның Конгресс-холлында “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” БР Законын тормышка ашыру буенча Хөкүмәт комиссиясе кысаларында “БашПеревод” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын тәкъдим итү булды.

“БашПеревод”ны файдалануга кертү һәм кулланучылар өчен инструкцияләр турында УФһТУның цифрлы трансформация буенча проректоры Айнур Хәйбуллин сөйләде, ул әлеге уникаль программаның авторы булып тора. Ул русчадан башкортчага һәм башкортчадан русчага сертификацияле тәрҗемәләр ясарга мөмкинлек бирә.

Проректор сүзләренчә, аларның университеты эшләнмәләре — “БашПеревод” квалификацияле тәрҗемәсенең автоматлаштырылган мәгълүмати системасы – май аенда ук “Русия халыкларының мәгълүмати технологияләре һәм телләре” II стратегик сессиясендә тәкъдим ителгән. Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Русия халыклары йорты оештырган чара “Яндекс” компаниясенең Мәскәүдәге штаб-фатирында ил төбәкләреннән, IT-корпорацияләрдән һәм дәүләт структураларыннан экспертлар катнашлыгында узды. Һәм анда илдә мондый практикаларның булмавы ачыкланды, һәм программа белән күпләрнең, шул исәптән Бурятия һәм Чувашиянең дә кызыксынуы гаҗәп түгел.

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев белдерүенчә, платформаны тикшерүдән соң өч көн узгач эшләтеп җибәрергә мөмкин булачак. Ул билгеләп үтүенчә, ясалма интеллект һәм башка технологияләр тормышыбызның барлык өлкәләренә дә тиз үтеп керә. Аның сүзләренә караганда, күптән түгел республикада башкорт телендә беренче “Һомай” колонкасы барлыкка килүгә шатланганнар иде, ә хәзер инде беренче квалификацияле тәрҗемәчене эшләгәннәр.

Айнур Хәйбуллин “БашПеревод”  платформасының документлар текстларын – республиканың дәүләт органнары, оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләренең бланкларын, матбугатын, вывескаларын, вывескалар текстларын, шулай ук җитештерүчеләр турында мәгълүматны  – башкорт теленә тәрҗемә итүен җентекләп аңлатты. Ул билгеләп үтүенчә, тәрҗемә хезмәте күрсәтелгән заказчы электрон имзалы квалификацияле тәрҗемә сертификаты ала. "Сертификат тәрҗемәнең чыганак текстка туры килүен һәм аны РФ халыклар телләре турындагы законнарын гамәлгә ашыру һәм кулланучылар хокукларын яклау өчен куллануның хокуклы булуын, шулай ук тәрҗемәнең БР терминологик хезмәте тарафыннан танылуын раслый”, – дип ассызыклады Хәйбуллин.

“Диалог Регионы”ның БРдагы структура бүлекчәсе җитәкчесе Ильяс Сәгыйтов ЦУР эшләп чыгарган“Город без ошибок. Башкортостан”  грамматика буенча чат-ботның эше турында сөйләде, бу чат-бот былтыр декабрь азагында эшли башлаган. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республикадан  барлыгы 50гә якын мөрәҗәгать исәпләнә, һәм алар барысы да эшкәртелгән. Ильяс Сәгыйтов фикеренчә, төбәк халкы элмә такталарда, реклама плакатларында, юл билгеләрендә, урам исемнәрендә һәм башка язмаларда җибәрелгән хаталарны төзәтүдә активрак катнашырга тиеш.

Чыганак: mgazeta.com

Читайте нас