Иртәгә математикадан БДИ!

Кайсы көнне нинди имтихан көтә?

Иртәгә математикадан БДИ!Иртәгә математикадан БДИ!
Иртәгә математикадан БДИ!

Кайсы көнне нинди имтихан көтә?

Иртәгә, 27 майда, БДИның төп чорын математикадан имтихан дәвам итәчәк. Бу көнне төбәктә барлык 164 имтихан пункты эшләячәк. Имтиханны 15,7 меңгә якын кеше тапшырырга планлаштыра. Математикадан БДИ 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның барысы өчен дә аттестат алу өчен мәҗбүри булып тора, әмма үзләренең белем алу максатларына карап, чыгарылыш укучылары тиешле дәрәҗәне сайлыйлар.

 Профильле математиканы 8782 укучы тапшырырга планлаштыра. Аларга математика керү сынаулары исемлегенә кертелгән югары уку йортларына керү өчен БДИ нәтиҗәләре кирәк.

База дәрәҗәсен 6904 унберенче сыйныф укучысы сайлаган, алар математика белән бәйле булмаган белгечлекләргә керә яки бөтенләй югары белем алырга планлаштырмый, дип искә төшерделәр төбәк мәгариф министрлыгында.

Әйткәндәй, БДИ кысаларындагы сынаулар

30 майга – рус теле буенча,

 2 июньдә – җәмгыять белеме һәм физика буенча,

5 июньдә – биология, география һәм БДИның чит телләр буенча язма өлеше буенча,

 10-11 июньдә – информатика һәм БДИның чит телләр буенча телдән өлеше буенча планлаштырылган.

16 июньнән 23 июньгә кадәр расписаниедә барлык предметларны тапшыру өчен резерв көннәр каралган.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас