

Бу атнада Русия чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырый. Сыйфатлы белем бирү өчен, шул исәптән, уку өчен кирәкле шартлар булган заманча мәктәпләр төзү дә мөһим. Илдә бу эш бюджет кредитлары акчаларына да дәвам итә. Барлыгы шундый 24 объект төзеләчәк һәм яңартылачак, аларның бер өлеше инде файдалануга тапшырылган. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.
"Соңгы кыңгырау - һәр укучы тормышында мөһим вакыйгаларның берсе. Сыйфатлы белем бирү мохите барлык балалар өчен уңайлы заманча сыйныфлардан, куркынычсыз ял итү зоналарыннан һәм һәркем ала алырлык инфраструктурадан башлана. Мондый шартлар укучыларның мотивациясенә, педагогларның эш нәтиҗәлелегенә һәм ахыр чиктә яңа буынның белем дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясый. Бюджет һәм махсус казначылык кредитлары программасы Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә кирәкле социаль инфраструктураны нәтиҗәлерәк үстерүгә ярдәм итә. ИБК һәм СКК акчалары исәбенә барлыгы 24 объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шул ук вакытта 13 мәктәптә эшләр төгәлләнгән инде», – диде Марат Хөснуллин.
Вице-премьер аңлатканча, ИБК акчаларын җәлеп итеп Владимир, Мәскәү, Вологда, Свердловск һәм Төмән өлкәләрендә 8 мәктәп төзелгән. Брянск, Рязань, Иркутск өлкәләрендә, шулай ук Коми Республикасында һәм Башкортстан Республикасында 5 мәктәп эшли. СКК буенча капиталь ремонт Приморье краенда 5 мәктәптә тәмамланган, Приморье һәм Забайкальск краеның 6 учреждениесендә эшләр дәвам итә.
Төзелеш һәм торак – коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Александр Ломакин билгеләп үткәнчә, төзелештә булган иң эре объектларның берсе - Уфа шәһәре Киров районы Кузнецов Затоны микрорайонындагы 2,2 мең урынлык гомуми белем бирү мәктәбе. "Уку сыйныфлары сыйфатлы укыту өчен кирәкле бөтен нәрсәне – укучыларның һәм укытучыларның эш зонасын, шулай ук укыту-күрсәтмә әсбапларын урнаштыру өчен өстәмә пространствоны үз эченә ала. Бинада 400 һәм 700 урынлык ике аш бүлмәсе булган ашханә, спорт залы, китапханә, факультатив дәресләр өчен кабинетлар урнашачак, ә башлангыч мәктәптә озайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре дә булдырылачак. Мәктәпнең гомуми төзелеш әзерлеге - 80% чамасы", - диде Александр Ломакин.
Территорияләрне үстерү фонды генераль директоры, ИБК һәм СКК программалары операторы Илшат Шаһиәхмәтов бюджет кредитларының уңай нәтиҗәсен билгеләп үтте. "Заманча мәктәп-һәр бала үз үзенчәлекләренә карамастан үзен уңайлы хис итә һәм үз сәләтләрен ача ала торган урын. Безнең балаларыбызның нинди шартларда үсүенә һәм укуына аларның киләчәге һәм бөтен илнең киләчәге бәйле бит. Финанс механизмнары ярдәмендә регионнар гомуми белем бирү системасын нәтиҗәлерәк үстерәләр, шулай ук яңа эш урыннары булдыралар», – диде Илшат Шаһиәхмәтов.
Фото: fedpress.ru